Кукмарада 4 балалы ялгыз хатынны алтынчы елын кем утсыз яшәтә?

-- Лэйсирэ

Җәй бет­те, яң­гыр­лы су­ык көн­нәр баш­лан­ды. Хә­е­ре бе­лән кил­сен. Әм­ма Кук­ма­ра­да яшәү­че Аль­би­на ха­ным Әс­кә­ро­ва бу сал­кын­нар­ның хә­е­ре бе­лән кил­мә­я­чә­ген бе­лә. Бе­лә, чөн­ки ин­де ал­тын­чы ел яң­гыр­лы көз­дә – ут ян­дыр­мый­ча уты­рыр­га, кыш­кы су­ык­та кат-кат ки­е­неп яшәр­гә мәҗ­бүр. Чөн­ки яң­гыр­лар яу­ган­да тү­бә­сен­нән су үтә дә, электр чы­бык­ла­ры оч­кын­ла­нып уты­ра, ә шу­лай ук электр энер­ги­я­се бе­лән җы­лы­ты­ла тор­ган өе кыш­ла­рын, кар ба­зы ке­бек, сал­кын бу­ла икән. 

Аль­би­на ха­ным ре­дак­ци­я­гә үзе шал­ты­рат­ты. «Дүрт ба­лам бар, ике­се ин­ва­лид, ирем юк, өе­без­дә яшәр­лек тү­гел, бу­лы­шы­гыз», – ди­де ул. Ба­ры­сын да үз күз­лә­ре­без бе­лән кай­тып кү­рер­гә бул­дык.

Кук­ма­ра­ның Во­ро­ши­лов ура­мын­да ур­наш­кан бер ба­рак­ка кил­дек. Тыш­кы як­тан ма­тур гы­на бер ко­рыл­ма. Бу ба­рак­та өч фа­тир бар, бер­сен­дә – ба­ла­ла­ры бе­лән Аль­би­на Әс­кә­ро­ва, кал­ган ике­сен­дә сик­сән­не ку­ып ба­ру­чы ике пен­си­о­нер ха­ным яши. Без­нең бе­лән оч­ра­шыр­га алар да кер­гән иде.

Аль­би­на ха­ным га­и­лә­се бе­лән та­ныш­ты­ру­дан баш­ла­ды. Иң олы улы­на – 30 яшь, ул ин­ва­лид. Икен­че кы­зы­на – 29, ул да га­рип, ике ба­ла­сы­ның да ди­аг­но­зын «баш бе­лән бәй­ле», дип аң­лат­ты әң­гә­мә­дә­шем. Авы­ру ба­ла­ла­ры үзен­нән ае­рым яши аның – бер ту­ган­на­рын­да то­ра­лар икән. «Ни­гә алай?» – ди­гән со­ра­вы­ма: «Хә­зер үзе­гез аң­лар­сыз», – дип ке­нә җа­вап бир­де.

Ә кал­ган ике ба­ла­сы – 18 һәм 15 яшь­лек кыз­ла­ры үзе бе­лән бер­гә яши. Төп­че­ге әле ту­гы­зын­чы сый­ныф­та гы­на. Лә­кин бу ба­ла­лар­га мон­да яшәү өчен шарт­лар юк, – ди ана.

– Без мо­ңа ка­дәр Кук­ма­ра­ның Өл­ге авы­лын­да ис­ке ге­нә бер йорт­та яшә­гән идек. Кол­хоз­да озак ел­лар сы­ер сау­ган өчен, яшәп то­рыр­га дип ке­нә бир­гән­нәр иде ми­ңа ул өй­не. Ирем бе­лән ун ел гы­на яшә­дек тә, ае­ры­лыш­тык, ба­ла­лар­ны үзем үс­тер­дем. Өл­ге­дә­ге йорт­ны кай­чан өс­те­без­гә ише­лер, дип көт­тек ин­де – мор­җа­ла­ры да ис­ке иде, тү­бә­се дә чел­тәр­лә­неп бет­кән… Ул ва­кыт­та­гы авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Га­фур абый­дан яр­дәм со­рап-со­рап ка­ра­дым, бер ки­леп ка­ра­ды да: «Әй, си­нең мон­да тү­бәң­не ге­нә алыш­ты­рыр­га ки­рәк икән бит ин­де», – ди. «Га­фур абый, ре­монт­лап ка­ра­гыз алай бул­гач, әгәр дә өй бө­тен ки­леш җи­ме­ре­леп тө­шә икән, яңа өй­не дә үзең са­лып би­рә­сең, га­зын да үзең кер­тә­сең түл­ке», – ди­дем. Шун­нан соң авыл баш­лы­гы­ның эзе дә бул­ма­ды, та­вы­шы да. Бер за­ман өй­нең сте­на­ла­ры ачы­ла баш­ла­ды. Мон­да ал­га та­ба яшәп бул­мый иде, авыл җир­ле­ге баш­лы­гы уры­ны­на да яңа ке­ше – Рә­ши­дә Хә­би­бул­ли­на кил­гән иде, ан­нан яр­дәм со­рап кит­тем. Баш­та яр­дәм бул­ма­ды. Бер ба­ру­ым­да гы­на: «Туй­дым ин­де мин син­нән, әй­дә, бер өй тап­тым, шу­ны алып ба­рып күр­сә­тим дә, шун­да яшәр­сең», – дип, без­не Кук­ма­ра­да­гы әле­ге ба­рак­ка алып кил­де, – дип сөй­ли Аль­би­на ха­ным.

Мо­ңа ка­дәр бер тап­кыр да күр­мә­гән, бө­тен­ләй бел­мә­гән өй­гә ки­леп ке­рә­ләр. Өй­не ка­ра­ган ва­кыт­та бер нәр­сә­гә ап­ты­рый – мо­ңар­чы кү­реп өй­рә­нел­гән су бе­лән җы­лы­ты­ла тор­ган тор­ба­лар тү­гел, сте­на­га ябыш­ты­рып ку­ел­ган ике электр җы­лыт­кы­чы гы­на бу­ла мон­да. Шу­лай ти­еш­тер ин­де, без­гә ка­дәр дә мон­да кем­дер яшә­гән бит, ди­мәк, ки­рә­ген­чә җы­лы­та­дыр бу җай­лан­ма­лар, дип уй­лый Аль­би­на ха­ным һәм аны-мо­ны ар­тык төп­че­неп тор­мый. Ул кү­че­неп кил­гән ис­ке өй бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, мо­ны­сы – җән­нәт. Яңа, бер­ни­чә бүл­мә­ле, шарт­ла­ры җи­тәр­лек ке­бек то­е­ла. Яши-яши ге­нә өй­нең тыш­тан ял­ты­рап, эч­тән кал­ты­ра­га­нын аң­лый­лар.

– Бе­рен­че кыш­та ук ниш­ләр­гә бел­мә­дек. Өй­нең сте­на­ла­ры плас­тик­тан эш­лән­гән, ә аңа ябыш­ты­рып ку­ел­ган җы­лыт­кыч­лар бик нык кы­за һәм сте­на­ны да кыз­ды­ра. Мо­ның ар­ка­сын­да те­лә­сә кай­сы миз­гел­дә ян­гын чы­гар­га мөм­кин. Мин бу хәл­дән бик кур­кам, шу­ңа кү­рә дә җы­лыт­кыч­лар­ны төн­гә ге­нә ку­ша тор­ган бул­дык. Ан­да да әле бер­ни­чә мәр­тә­бә то­рып ка­рыйм, ут-ма­зар чы­га күр­мә­сен, дим. Шу­шы җы­лыт­кыч­лар­ның электр чы­бык­ла­ры­на бир­гән кө­чә­не­ше­нә түз­ми­чә, счет­чик та янып чык­ты ин­де. Әле ярый үзем өй­дә чак­та бул­ды, – дип, өй бе­лән бәй­ле бе­рен­че проб­ле­ма­ла­рын сөй­ләп күр­сәт­те Аль­би­на ха­ным.

Икен­че проб­ле­ма­сы – ут­ка бәй­ле. Бе­рен­че­дән, өй­дә­ге электр чы­бык­ла­ры ис­ке икән. Икен­че­дән, тү­бә­дән яң­гыр үтеп, алар­ны чы­ла­та, шу­ның нә­ти­җә­сен­дә, хәт­та, ки­чен ут ян­ды­рыр­га гы­на уй­ла­саң да, кыс­ка ял­га­ныш ва­кы­тын­да­гы ке­бек электр чы­бык­ла­рын­нан оч­кын­нар чәч­ри баш­лый. Мон­дый кур­кы­ныч миз­гел­не Аль­би­на ха­ным­ның кыз­ла­ры, дә­лил бу­ла­рак, те­ле­фон­на­ры­на да тө­ше­реп ал­ган.

Автор: Айгөл Закирова 

Чыганак һәм фото: Сираҗи сүзе

Бәйле