«Кеше үтерүнең шаһиты булдым, каршы берни эшләмәдем,  туктатмадым»[үкенеч]

-- Алина

Оксана белән поликлиникада таныштым. Регистратураның «Йөкле аналар өчен» дип язылган тәрәзәсе янында карточка тутыра иде, аның артыннан чират алдым. Эше беткәч, Оксана стена янына барып басты. Карточканы алып карасам, сызгырып җибәрдем, анда мин керергә тиешле кабинетлар язылган. Моны күреп-ишетеп Оксана, елмая-елмая, яныма килде дә: «Сез дә шаккаттыгызмы? Мин дә каян башларга белми аптырап торам әле,» – диде.

– Бу бүлмәләрне урап чыкканчы, декретка түгел, пенсиягә китәбез! – дидем мин.

Оксана яңгыратып көлеп җибәрде.

Алтын-сары озын толымлы, зәңгәр күзле бу украин кызы, нишләптер, йөрәгемә бик хуш килде. Поликлиникада очрашкан саен бергә йөрибез, аннары кафега кереп утырып, туйганчы сөйләшәбез. Ул минем сүзләрдән кызык табып, күзләреннән яшьләре чыкканчы рәхәтләнеп көлә.

– Балаң елый-елый түгел, ә буыла-буыла көлеп туар инде, – дия идем мин аңа. Ул аның саен кеткелди.

Шулай күңелле генә аралашып, биш ай үткәнен дә сизмәгәнбез. Бер баруыбызда табиб анализларыбызны ошатып бетермәде, ахрысы, икебезгә дә сырхауханәгә ятарга дип, юллама биреп чыгарды. Бу хәлгә, бәлки, көенмәгән дә булыр идек, әмма икебезне ике сырхауханәгә билгеләгән иде ул. Ул көнне кафеда караңгы төшкәнче утырдык. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Янә поликлиникада очрашырга сүз куешып, аерылыштык.

Сырхауханәдән чыккач билгеләнгән көнгә поликлиникага бардым. Күпме генә эзләсәм дә, Оксана күзгә чалынмады. Бәлки, алданрак кереп чыккандыр да, кафеда утырадыр дип, шунда юнәлдем. Ләкин ул анда да юк иде.

Өч айга якын вакыт үтте, мине декрет ялын җибәрделәр. Оксананы очратуыма ышанмасам да, теге кафега бардым. Автобус килергә шактый вакыт булганлыктан, ашыкмый гына утыра бирдем.

Берзаман ишек ачылып киткәнгә күтәрелеп карасам, күземә күренәме дип торам, Оксана килеп керде. Үзем улмы, түгелме, дип шикләнәм. Чөнки  аның бу вакытта  шактый түгәрәк булырга тиешле көмәне… юк иде. Йөзләре суырылып киткән, яңаклары эчкә баткан. Килеп җитеп кочаклап алды да:

– И, Фаякаем, сине күрер көннәр дә бар икән! Инде ничәнче тапкыр киләм, – диде һәм башын иңбашыма салып, үксеп елап җибәрде.

Ялгызы гына түгел, ире белән килгән икән. Уртача буйлы матур гына ир-ат.  Ул  хатынын сак кына утыргычка утыртты һәм:

– Матурым, җитәр, син Фаяны да куркытасың бит, – диде.

Оксана:

– Беләсеңме, Фая, мин кеше үтерүнең шаһиты булдым, каршы берни эшләмәдем,  туктатмадым, – дип шаккатырды.

… Ул да, минем кебек, икенче көнне үк сырхауханәгә барган.

– Беркөнне табиблар кайтып киткәч чәй эчеп утыра идек, палатага авырлы бер яшь хатынны китерделәр. Хатын дияргә тел дә әйләнми, аңа нибары унөч-ундүрт яшьләр чамасы гына, – дип  сөйләп китте Оксана. –  Ятакка салдылар да, тиз-тиз генә  система куйдылар, укол  ясадылар. Хәле  авырдыр бу баланың дип, без берни сорашмадык, пышылдап кына  сөйләшергә тырыштык.

Берзаман ыңгыраша башлады. Моны ишетеп, палатага ике шәфкать туташы керде. Эчен баскалап карадылар, берсе стимуляция ясарга тәкъдим итте. Алар чыгып киткәч, дүртенче баласын табарга әзерләнгән Нина апа:

– Бәй, тудыртмакчы булалар микәнни? Ул уколны тулгак озакка сузылганда, бала тизрәк тусын өчен ясыйлар бит, – диде.

Чынлап та, кызый торган саен ныграк ыңгырашты. Башын мендәр астына тыгып, сузып-сузып кычкыра ук башлады. Янә ниндидер уколлар тотып кергән шәфкать туташына Нина апа ачу белән дәште:

– Без бирегә тудырырга килмәдек, безгә иртә әле, без, киресенчә, сакланырга килдек.

– Ярар, ярар, тавышланмагыз, – дип дорфа гына җавап бирде шәфкать туташы.

Биш минут та үтмәгәндер, яшь хатынны каталка  белән алып чыгып киттелер.

– Үтерәсе булгач, җан кергәнче эшләргә булмыймыни аны?! – дип тиргәнеп алды Нина апа. Палатадашым Зөлфия белән мин берни дә аңламыйбыз, баланы шулай тудыралар дип кенә беләбез.

Процедура бүлмәсе коридорның аргы башында ук булса да, теге хатынның кычкырганы безгә кадәр ишетелә. Берзаман ул бөтенләй тынып калды. Бала елаган тавыш та ишетелмәде.

Ике сәгатьтән хатынны култыклап кертеп салдылар. Бераздан караваты астына полиэтилен төенчек тыгып чыгып киттеләр. Нина апа стена ягына  борылып ятты.

– Йә, Ходаем, гафу ит, ни кылганнарын алар үзләре дә белмиләр, – дип уфтанды. Зөлфия белән мин һаман берни аңламадык. Палатада тынлык урнашты. Тик барыбер күзне йокы алмады. Шулай ятканда Зөлфия:

– Оксана, нәрсәдер кыштырдый, ишетәсеңме? – диде.

Чынлап та, ныклабрак тыңласам, кемдер тырнашкан кебек, бала шыңшыганга да охшый иде.

Торып утырдык, ул төнне күзгә йокы кермәде. Таң аткач Зөлфиянең:

– Әнекәем! – дип кычкырып җибәргәненә куркып киттем. Борылсам, Зөлфиянең күзләре шардай ачылган, бармагы белән теге яшь хатынның карават астына төртеп күрсәтә.

– Оксана, кара әле, кара, анда бала ята бит! Селкенә, тере бит, тере!

Полиэтилен капчыкның авызы ныклап бәйләнгән, бала нәни куллары белән аны  тырнагандай  итә иде. Бермәл шаккатып карап  тордык.

– Нина апа, кара әле. Анда ятса, бәби үлә бит, суык ич аңа, – дип, Зөлфия ялына башлады.

– Мин нишли алам соң? Үлсен өчен куйганнар бит анда аны! – диде Нина апа ачу белән. Аннары:

– Ә сез, исәркәйләр, карамагыз, әйдәгез коридорга, – дип икебезне дә җилтерәтеп алып чыгып китте.

Яшь хатын берни сизми йоклап калды.

– Акылы  зәгыйфьтер бу баланың, йоклап ята алмас иде югыйсә, – диде Нина апа.

– Өч-дүрт сәгать вакытны коридорда йөреп үткәрдек. «Хәзер алабыз без аны, барыгыз палатага», – дип, табиблар безне куып кертеп җибәрделәр.

Палатага кергәч,  Нина апа безнең баштан сыйпап:

– Анда карамагыз, уйламаска тырышыгыз, үз сабыйларыгызны саклагыз, – дип юатты.

Шул вакыт палатада бу вакыйгага гаҗәеп бер җиңеллек белән хәлиткеч ноктаны куйган төп кеше пәйда булды: ишекне киереп ачып, зур чиләге блән «лентяйка»сын сөйрәп, идән юучы Лариса килеп керде. Күңелдә, бәлки, ул, баланың исәнлеген күреп, аны табибларга алып барып күрсәтер дигән өмет чаткысы уянды.

– Нәрсә, бүген бөтенләй йокламадыгызмы әллә? Шаккатышып утырасыз, – дип, ул идән чүпрәген  селти-йөртә башлады.

Эндәшәсебез килмәде. Лариса мин яткан карават астын, аннары Зөлфиянекен сөртте. Теге төенчек яткан карават астына җиткәнен тын да алмый көтәбез. Менә ул чүпрәген суга тыгып алды, теге хатын ягына борылды … аннары, йә Хода, төенчекне «лентяйкасы» белән сөйрәп чыгарды.

– Вәт сиңа, тагын бер күчтәнәч! Карагыз әле, кара, селкенгән була. Менә агай, ә! Төне буе ятып та үлмәгән бит, – дип, баланы башы белән пычрак сулы чиләгенә тыгып куйды.

… Аннан ни булганын белмим. Кемнәрнедер сугып екканмын, кемнәргәдер барып  ябышканмын. Аңыма килгәндә аягым-кулым бәйләнгән, икенче бүлмәдә идем инде. Психик чирлеләр сырхауханәсендә булып чыктым. Соңыннан белдем, кан басымым күтәрелеп, балам харап булган. Ике айлап яттым анда, чак тынычландым. Исемә төшсә, әле дә акылдан шашардай булам.

– Фая, син мине гаепле саныйсыңмы? Кем гаепле монда? Теге яшь хатынмы, шәфкать туташларымы, барысын да күреп-белеп торучы безме?

– Син, Оксана, үзең бәлагә таручы бит. Сез генә нишли алыр идегез? Гаеплеләр  бик күп, – дидем мин. – Очын эзләмә, барыбер таба алмассың. Ә мәсьәләне тилемсә идән юучы Лариса хәл иткән. Чиркәүгә бар, сабыйның җаны тынгылык тапсын дип, йолагыз кушканча, шәм яндыр.

– Чынлап та, нигә әлегә кадәр уйламаганбыз? Әйдә, Коля, шулай итик, ярдәм алырдай бердәнбер урын ич, – дип, ирен кулыннан тарткалады Оксана. Чыгып китәр алдыннан мине кочаклап үпте дә:

 

– Син сакла сабыеңны. Мин саклый алмадым… – диде.

Хушлашкач, мин дә озак утырмадым. Ишеткәннәрем йөрәгемә үтеп керде. Ничә көннәр буена йоклый алмый саташып чыктым. Минутлары җиткәч тә, балам туарга ашыкмады. Туар вакыты узып әллә никадәр вакыт үткәч, баламны операция ясап алдылар. Карында ятканда ук сабый һәрнәрсәгә дә сизгер, диләр ич. Минем кызым да шәфкатьсез-миһербансыз дөньяга килергә курыккандыр.

Бу хәлдән соң бик күп еллар үтсә дә, Оксананың «сырхауханә кыйссасы» һаман онытылмый. Ул күңелемне шулкадәр газаплый, мәчет алдына барып, тезләремә төшеп: «Йә, Аллаһ, кичер без гөнаһлы бәндәләреңне!» – дип, елый-елый гафу үтенер чиккә җиткән минутларым була…

Кифая ХӘКИМОВА, Дүртөйле Татарстан яшьләре 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий