Айваз Садыров Гөлназ Сәфәровага: Мондый оятсызлык көтмәгән идем!

-- Лэйсирэ

«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыров Инстаграмында үзенчәлекле пост урнаштырып, хезмәттәше, алып баручы Гөлназ Сәфәровага җитди гаепләү белдерде һәм бу адымы белән интернетчыларны коткыга салды. Нәрсә бу? Гүзәл Уразова һәм Элвин Грейны кабатлаумы? Яисә чыннан да, иҗатташ дуслар арсында зур гауга купканмы? Халык шул хакта баш вата.

«Ялларда минем Арчага кайтып китүдән файдаланып, күп еллар бергә концертлар алып барып йөргән кеше Гөлназ Мухина (Сәфәрова) концерт-чараларда мин әйткән барлык сүзләрне, җөмләләрне, нокталарны, өтерләрне сәер генә рәвештә үз исеменә яздырып куйган. Әле ул гына да түгел, алда булачак концертларда мин әйтергә уйлап кына куйган текстларны да ничектер сизеп, җирле ТАО аркылы үз исеменә теркәгән! Бу гамәлләрне, кызыл тышлы китапның 911 матдәсе буенча, кешенең баш мие уйлап тапкан нәрсәләргә кул сузу дип бәяләргә мөмкин!» Аннан тыш, «Ничә ел «Татар җыры»н бергә алып барган кешедән мондый оятсызлык көтмәгән идем. Гөлназ, елама да, җавап итеп видеолар да төшермә, тамашачы минем яклы булачак! Миндә барлык дәлилләр бар!» дип яза Айваз Садыров.

Комментарийлардан күренгәнчә, алып баручының шаяртуын күпләр аңлаган. Шулай да «Хәзер сез башладыгызмы?» дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Гөлназ Сәфәрова бу постка каршы әлегә берни дип тә җавап бирмәгән.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Ялларда минем Арчага кайтып китүдән файдаланып, күп еллар бергә концертлар алып барып йөргән кеше Гөлназ Мухина (Сәфәрова) @saffarka концерт-чараларда мин әйткән барлык сүзләрне, җөмләләрне, нокталарны, өтерләрне сәер генә рәвештә үз исеменә яздырып куйган. Әле ул гына да түгел, алда булачак концертларда мин әйтергә уйлап кына куйган текстларны да ничектер сизеп, җирле ТАО аркылы үз исеменә теркәгән! Бу гамәлләрне, кызыл тышлы китапның 911 матдәсе буенча, кешенең баш мие уйлап тапкан нәрсәләргә кул сузу дип бәяләргә мөмкин! Ничә ел «Татар җыры»н бергә алып барган кешедән мондый оятсызлык көтмәгән идем. Гөлназ, елама да, җавап итеп видеолар да төшермә, тамашачы минем яклы булачак! Миндә барлык дәлилләр бар! Сүз уңаеннан, 31 декабрьдә Арча-Аренада минем сольник булачак… #АйвазСадыров #ГөлназСәфәрова #ТатарҖыры #ТатарРадиосы #Тмтвонлайн #татарэстрадасы

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Фото: Инстаграмнан

Бәйле