“Мәктәпкә әти җибәрми, дәрес хәзерләргә вакыт юк”[язмыш]

-- Алина

Күптән түгел бер гаиләдә булырга туры килде. Хатыны үлгәч, утыз алты яшьлек ир икенче хатынга өйләнгән. Ирнең тугыз яшьлек, теге хатынның җиде яшьлек кызы бар. Бу гаиләгә беренче килүем иде, шулай да кайсы кызның ирнеке, кайсының хатынныкы икәнлеген тиз чамаладым. Ана кеше үз баласына “кызым», «тәтием” дип эндәшсә, үги кызына төксе генә исеме белән әйтә.

Чәй өстәле артына утырдык. И, мактый инде ана үз кызын, и мактый. Мәктәптә яхшы укый, барысы белән дә тиз уртак тел таба, вокал буенча түгәрәккә йөри… Әле бик зур хыялы бар икән кызының – пианинода уйнарга өйрәнәсе килә. Ана, сүзенә йомгак ясап: “Кызым үскәч артист булам ди инде. Булыр, булыр, аның төс-кыяфәте, чаялыгы җитәрлек, үземә охшаган. Хәзер сезгә дә җырлап күрсәтер әле”, – диде. Бөтен кеше өстәл артына утырып беткәч кенә, ана үги кызын да чакырды: “Ләйлә! Киләсеңме син, юкмы?!” Аннан: “Һай, бигрәк оешмаган инде. Минем Айсылуым булмаса, мәктәпкә дә бара алмас иде. Айсылу ике яшькә кечкенә булса да, барысын белә. Ләйләне дә өйрәтә”, — дип, кызын сөеп алды. Өстәл янына кыюсыз гына Ләйлә килеп утырды, килеп посты дисәм  дөрес булыр. Күтәрелеп карамыйча гына чәен эчәргә кереште. Ә ана кеше һаман үз кызын мактый. Дөресен әйткәндә, кызының алай мактарлык җирен күрмәдем. Җиде генә яшьтә булса да, балалар сөйкемлелеге, самимилек юк Айсылуда. Әмма мин-минлеге көчле. Вокал түгәрәгенә йөрү, ул әле бернәрсә турында да сөйләми. Хәзер балалар берничә түгәрәккә йөри, заманасы шундый.

– Ә Ләйлә нәрсә белән шөгыльләнә? — дим.

– Әтисе сәнгать мәктәбенә илтте. Йөри шунда вакыт уздырып. Кыз балага нәрсәгә кирәк инде ул рәсем ясау? Берәр файдалырак нәрсә булса, ачуың да килмәс иде. Шуңа акчалар әрәм итеп, — диде ана кеше.

Хуҗабикә карап торырга әйбәт кенә хатын шикелле. Мул итеп табын әзерләгән. Уңганлыгы күренеп тора. Йорт-җире чиста, бухгалтер булып эшли. Бакчасы да ялт иткән. Тик менә үги кызы белән үз кызын шулай аеруы… Ләйләне күпме генә бетерергә тырышса да, кызның акыллы икәнлеге йөзенә чыккан. Сабыр, пөхтә. Ясаган рәсемнәрен күреп, шаккаттым. Кызчык “кием пычратып” кына йөрми икән бит…

…Без өченчедә укыганда сыйныфка Илнар исемле малай килде. Әнисе безнең авылда яшәүче Иршат абыйга кияүгә чыккан. Бу адәмнең авылда абруе юк иде, төрмәдә утырган. Хатын-кызларга да “бәйләнә” диләр. Гомумән, ул кешедән ераграк йөрергә тырышты авыл халкы. (Ни өчен үткән заманда язам, бу адәм хәзер авылда яшәми. Ул турыда соңрак – Р.Р.). Илнар үткен, кыю иде. Барыбыз белән дә уртак тел тапты. Әйбәт укыды.  Бервакыт сыйныфташыбыз мәктәпкә йөрми башлады. Дәресен әзерләми, шактый  усалланды. Барысына да үги ата сәбәпче икән. “Мәктәпкә әти җибәрми, дәрес хәзерләргә вакыт юк”, – диде үзе дә . Атна-ун көннәр чамасы мәктәпкә килмәгәч, барыбыз бергә өенә барабыз. Ул бичара я идән юып, я мал абзарында нәрсәдер эшләп йөри. Өй эченнән күзләрен акайтып ата кеше чыга: “Нишләп йөрисез монда? Бармый ул мәктәпкә. Телим икән җибәрәм, теләмим икән –  юк. Анысы минем эш. Бар, чыгып китегез!”

Шулай итеп, Илнар мәктәпнең иң проблемалы укучысына әйләнде. Акчалар урлаштыра, укырга атналар буе килми. Авызыннан тәмәке исе аңкый.   Сыйныф җитәкчебез Рузалия апа интекте инде аның белән. Дәресләрдән соң да сөйләшеп карый, өенә әти-әнисе янына да бара. Үзгәрмәсме дип, Илнарны кызлар белән дә утыртып карый. Ә без, Илнар белән утырмас өчен ниләр генә эшләми идек, хәтта утырмыйм дип елый да   идек. Хәзер менә уйлыйм, ни өчен шулай эшләнелгән? Тәмәке исе килә, ләкин төп сәбәп ул түгел. Илнар безнең арада ала карга иде. Шулай бит ул, бер начар атың чыкса, гомерлек тамга салына дигән сүз. Бигрәк тә авыл җирендә, чөнки анда кеше бер-берсен яхшы белә. Илнар да, башка мохитка эләгеп, әйбәт ата белән үссә, һичшиксез, акыллы малай булачак иде. Ләкин… Тугызынчыны бетергәч, Илнар  әнисенең туганнары янына каядыр еракка китте. Шуннан соң олониягә дә эләккән дип сөйләделәр. Хәзер кайдадыр, белмим. Бәлки үги әтисеннән котылгач, үзгәргәндер дә. Күңеле йомшак, эчкерсез иде аның. Начар укуы да наданлыктан түгел, үги әтисе иркенләп укырга мөмкинлек бирмәгәннәндер дип уйлыйм. Без белмәгән нәрсәләрне белә, без уйламаганны уйлый иде ул.

Дүрт ел элек авылны аякка бастырган вакыйга булды – шул Иршат балалар йортыннан тәрбиягә алган җиде яшьлек кызын көчләгән. Вәхшине ун елга төрмәгә утырттылар. Менә шулай итеп ике баланың тормышын бозды “үги ата”. “Көчләү өчен утырганнарга төрмәдә көн күрсәтмиләр”, – диделәр. Ә андыйларга көн булырга да тиеш түгел…

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА, Татарстан яшьләре

Бәйле