Тинчурин театрында зур югалту…

-- Лэйсирэ

13 октябрь Тинчурин театры актрисасы, Татарстаның халык артисты Тәслимә Фәйзуллина вафат булган. Бу хакта үзенең социаль аккаунтында актрисаның улы Булат Фәйзуллин язып хәбәр итте. Мәрхүмәгә 65 яшь иде.

Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина 1953 елның 17 нче июлендә Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. 1972 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, Салават драма театры труппасына эшкә алына. 1977 елда Казанга күченеп килә, Республика күчмә театрында (хәзер Тинчурин театры) эшли башлый. 1997 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. ТАССРның атказанган артисты (1991). Татарстанның халык артисты (2008).

Театрда дистәләрчә еллар эшләү дәверендә ул 70ләп роль иҗат итә. Тәслимә Фәйзуллина шулай ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә – пьесалар тәрҗемә итә. Моннан кала, популяр җырлар авторы да.

Театрда эшләү белән беррәттән Тәслимә Фәйзуллина Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы дәресләре дә бирә иде.​

Фото: tinchurinteatr.ru

 

Бәйле