Нурбәк Батулла көзге паркта таяклы кеше белән ниләр майтара? [видео]

-- Лэйсирэ

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың улы, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты, биюче, хореограф Нурбәк Батулла һәм Malsi Music тәхәллүсе астында таныш булган музыкант, Казан егете Ислам Вәлиев Казанда көзге паркка чыгып кызыклы импровизация ясаганнар.

Видеодан күренгәнчә, «скандинав таякларына» таянган узып баручы абзый да Нурбәк Батуллага кушылып бии. Бии генә түгел, бу очракта «җиффәрә» диясе килә. Көйнең үзенчәлекле булуына да игътибар итегез: Malsi Music татар халык бию көен заманча ритмнар белән микслый.

Күз алдыгызга китерегезче: менә мин ялгызы гына көзге парктан уйланып барам… Каршыма бер егет чыга (мин әле аның Нурбәк икәнен белмим-танымыйм ди). Чыга да шушы «выкрутасларын» ясый башлый… «Мин» дигәне бер 75 яшьлек әби дип тә күз алдына китерсәгез… Йә, ничек, йөрәгегез сикереп чыктымы шушы бию көе тактына?

 

Бәйле