Чирмешәндә әбисен үтергән егет бер сәгатьтән соң фаҗигале төстә үзе үлә [фото]

-- Лэйсирэ

13 октябрь Ибрай-Каргалы авылында коточкыч җинаять кылына. Анда 24 яшьлек егет 78 яшьлек әбисен күзенә пычак кадап үтерә һәм йортка ут төртә. «Вести КАМАЗа» язуынча, онык психик яктан сәламәт булмаган.

Аңарчы әби белән онык арасында низаг чыккан. Карчык балаларына шалтыратып, оныгын алып китүләрен үтенгән. Егет моңа үч итеп, әбисен үтерә, өйгә ут төртеп кача. Әмма бер сәгатьтән соң урамда машина астында тапталып үлә.

Әлеге резонанс эш буенча хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.

Фото: ГУ МЧС по РТ.

Бәйле