Казанда югалган Балтач кызы Гөлсиринне эзлиләр

-- Алина

Гатиятуллина Гөлсирин Гадиловнага 17 яшь. Ул Балтач районы Әтнә авылыннан. Казанда Халыкара сервис колледжында укыган. 13 октябрь көнне ул Четаев урамындагы фатирыннан колледжга — Адоратский урамына чыгып китә.  Тик ул укырга да килми, шуннан  соң аны күрүчеләр юк.

Ачык яшел төстәге куртка яки озын алсу плащ-пальто, кара ботинкалар, чәчәкле сумка тоткан булырга мөмкин.Укудан соң ул авылына кайтырга тиеш була. Әнисенә: «Әни, мин яхшы эш таптым, мине эзләмәгез, дип хат җибәрә. Телефонын сүндерә, бүтән элемтәгә чыкмый.  Социаль — челтәрләрдә шәхси битләрен дә бетерә.
Аны белүчеләрнең әнисе Лилиягә 89172416599 телефоны аша шалтыратып хәбәр итүе сорала. Кызның әниләре шимбә көнне полициягә гариза язган. Эчке эшләр бүлегендә федераль эзләүгә бирелде дип хәбәр иткәннәр.

Бәйле