Татарстанда куркыныч авыру: «Бары тик бер нәрсә генә саклый ала»

-- Лэйсирэ

Шушы көннәрдә республикабыз шәһәр, районнарында берничә баланың сирәк очрый торган йогышлы чирләр белән авыруы билгеле булды. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Наталья Ивойлова бу хәлләргә ачыклык кертте.

Балык Бистәсендә ата-анасы белән читтән күченеп кайткан кыз балага А гепатиты диагнозы куйганнар. Эпидемиолог, бездә гепатитның бу төре белән авыручылар аз дисә дә, соңрак узган елга караганда быел күбрәк булуын әйтте. Аның фикеренчә, мигрантларга хас чир бу, бигрәк тә Үзбәкстан, Таҗикстан кебек илләрдән килүче өлкән яшь­тәгеләрнең һәркайсы диярлек кайчан да булса А гепатиты белән авырырга өлгер­гән. Аңа каршы вакцина кешенең үз теләге яки кайбер авырулар вакытында табиб киңәше белән ясала. Россия гражданлыгы булмаганнар аны үз хисабына ясатырга тиеш.

А гепатиты – ашказаны-эчәк авыруы булса да, иң беренче бавырны зарарлый. Шуңа күрә кешенең йөзенә сары иңә. Аны икенче төрле сары авыруы дип тә йөртәләр. Ул ризык, су, пычрак куллар аша кешедән кешегә күчәргә мөмкин. Беренче билгеләре тирән сулыш юллары чир­ләренекенә охшаш. Балык Бистәсендәге кыз – мәктәп укучысы, бассейнга да йөргән. Сыйныфташлары арасында бүтән андый очрак булмаган. Бассейнны Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшерә.

Ә Чаллыдагы ике сабый кызамык белән авырый. Алар – төрле гаиләләрдән. Бер яшьтә җиде айлык бала шәхси бакчага йөргән, аның әти-әнисе вакцинадан баш тарткан булган. Икенчесе вакцина ясату яшенә җитмәгән әле. Кызамык (корь) чиренә каршы вакцинаны бер яшьлек балаларга ясыйлар һәм алты яшьтә яңадан кабатлыйлар. Соңгы елларда әти-әниләр әлеге вакцинадан баш тарта башлаган. “Биш ел элек кенә Россиядә кызамык белән авыручылар бөтенләй юк иде, – ди Наталья Ивойлова. – Хәзер алай дип өздереп әйтә алмыйбыз, чөнки чиргә каршы вакцина ясатмаучылар, мигрантлар һәм чит илләргә йөрүчеләр саны арта. Прививкасы булмаган кешегә ул бик тиз йога. Әлеге чирдән бары тик вакцина гына саклый ала”.

Кызамык та ОРВИ бил­геләре шикелле башланып китә, берничә көннән күз кызара һәм ут яктысында сызлый, битне, тәннең башка урыннарын кызыл тимгелләр баса. 1990 нчы елларда кызамык белән авыручылар кисәк артып киткән иде. Белгеч әйтүенчә, аның өзлегүләре куркыныч: йөрәк-кан тамырлары һәм бөер авырулары китереп чыгара. Балаларның әлеге чирләрне каян һәм кемнән ияртүе билгеле түгел. Шөкер, гомерләренә куркыныч янамый, алар табиблар күзәтүе астында тиешле дәва ала. Ә кызамыкка каршы прививка ясатмаган сабыйларны бу көннәрдә вакытлыча бакчага алмаска мөмкиннәр.

Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Фото: https://pixabay.com

Бәйле