Ришат Төхвәтуллин кем турында «Концерт буена чинады» ди? [видео]

-- Лэйсирэ

Ришат Төхвәтуллин Инстаграмында кызыклы видео урнаштырып «Витас ял итә» дип язган. Җырчының концертында беренче рәттә утырган туташ, хисләргә бирелеп, торып басып бик каты итеп чинаган икән.

Артист бу күренешкә битараф кала алмаган. «Шундый ошады миңа бу кыз. Концерт буена чинады», дип яза Ришат Төхвәтуллин.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Шундый ошады бу кыз миңа? Концерт буена чынады, аж кызарып чыкты)! Витас отдыхает ?

Публикация от Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)


29 меңнән артык кеше караган видео астында төрле комментарий язучылар бар. Менә берничәсе генә:

«Уф, вәт тавыш кешедә!»

«Чын тамашачы!»

«Тәрбиясезлек! Башка кешеләрне хөрмәт итмәү, чүпкә дә санамау дип атала мондый күренеш. Билет алып кемнеңдер чинаганын тыңлар өчен килми бит кеше, яраткан артистларының чыгышын хозурланып карап, ял итеп, яшәр өчен дәрт алып китәргә дип килә. Хатын-кыз әдәпле, тыйнак булырга тиеш!»

«Эмоции не сдержишь андый шәп концертта!»

«Ой көлдердегез!!! Бөтен зал шушы кызга гына карый шикелле»

Фото: архив

Бәйле