Казанның Дәрвишләр бистәсендә гомер итүче Нәсимә Фәйзетдинова моннан бер ел элек улын югалткан. “Вакыт күңел яраларын дәвалый, диләр. Юк икән. Улымның соңгы сүзләренә әһәмият бирмәдем. Әнә шуңа үкенеп яшим”, – дип сөйләп китте ул.
Фаяз, үләсен белгәндәй, бер айлап моңсу йөри. Баштарак Нәсимә апа аның бу халәтенә артык игътибар бирми. Җитмәсә, улының, хатыны белән аерылышып, бер кыз белән чуалган вакыты була. Яшьләр арасында ни булмас, үпкәләшер-ләр дә, дуслашырлар да дип уйлый. Әмма сәбәп бөтенләй башкада була. Фаяз әҗәленә бер атна алдан әнисе янына килеп: “Мине Казанда күмегез, никтер бернәрсәгә дә күңелем үсми. Минсез яшәргә өйрән. Энем Нияз сине ташламасын”, – дип әйтә. Ә ана бу сүзләргә көлеп кенә җавап бирә. Янәсе, утыз яшең тулмаган килеш, нәрсә сөйлисең?
– Ниләр генә күрмәдем мин. Тормышым бик авыр булды. Урыс егетенә кияүгә чыктым. Әти-әнием бик өнәп бетермәсә дә, яратам төсле иде. Тик гаилә коруның икенче аенда ук кул күтәрүе, эчеп кайтуы бөтен хисләремне бетерде. Кире кайтыр җир юк. Җитмәсә, әти-әни сүзен дә тыңлап тормадым бит, – дип сөйли Нәсимә апа. – Беренче улымны бик авыр күтәрдем. Табиблар, балаң булмас, дигән иде. Әмма мин аны шулкадәр көтеп алдым.
Исән-сау тусын өчен барысын да эшләдем. Алты ай буе хастаханәдә ятып чыктым. Шөкер, улым туды. Ирем эчүеннән туктамады, мине еш кыйнады. 12 ел буе түзеп яшәдем. Шуннан соң мин аны куып чыгардым.
Тик Александр озак та үтми, яңадан Нәсимә апа янына кайтып егыла. Гафу сорый, башка эчмим, дип вәгъдә бирә. Ә ул ышана. “Начарлыкларыңны ишек артында калдырсаң гына өйгә кертәм”, – дидем. Бу вакытта миңа катлаулы операция ясаганнар иде. Табиблар, башка балаң булмас, күкәйлекләреңне алып ташладык, диделәр. Без Александр белән ике генә ай бәхетле яшәп калдык. Ул тагын эчте. Тагын кул күтәрде. Сабыр канатым сынды, бу юлы бөтенләйгә аерылыштык. Ул киткәч, мин авырлы икәнемне белдем. Абортка барырга соң иде инде, баланы табарга булдым”, – ди Нәсимә апа.
Район үзәгендә урнашкан ике бүлмәле фатирына Ниязын да алып кайта. Тормыш җиңелләрдән булмый. Кайчак, ашарларына җитмәгән, акчасыз калган чаклары була. Менә шул чакта Нәсимә апа еш кына, никләр алып кайттым икән бу баланы, дип тә әйтергә мәҗбүр була.
– Тормыш авырлыгы әйттерде. Балаларны бик зур кыенлык белән аякка бастырдым. Ярый әле, әнием озын гомерле булып, миңа ярдәм итте. Улларым игелекле булып үсте. Фаязым шулкадәр хөрмәт итеп, яратып кына торды. Һәр бәйрәмне онытмыйча, ел саен туган көннәремне зур тамаша ясап уздырды. Миңа рәхмәтле иде ул. Тик гомере генә озын булмады, – ди Нәсимә апа. – Әле ярый Ниязымны тапканмын. Шул чакта иремне кире кертеп дөрес эшләгәнмен икән. Сабыр булганмын, кычкырмаганмын. Мин бүгенгеләрем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Ниязым миңа терәк булып калды. Хәзер теге вакытта, никләр таптым, дип әйткәнемә үкенәм. Бу дөньяда бар да Аллаһы Тәгалә кушканча. Ниязны миңа тикмәгә бирмәгән. Тормышны дөрес аңларга кирәк икән.
Гөлгенә Шиһапова,Ватаным Татарстан