«Авыл укытучысы — 2018» титулын яулаган Алсу Хәмидуллина: «Укытучылар бердәм форма кия, ә укучылар?»

-- Гузель

– 1 сентябрь көнне чәчен кызыл төскә буяп килгән укучымны кире борып җибәрмәдем. Әле дә шулай йөреп тора. Укучылар бердәм форма кия, – ди “Авыл укытучысы – 2018” республика бәйгесендә җиңү яулаган Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина. Аның белән авыл мәктәбе, авыл укытучысының бүгенгесе хакында сөйләштек

– Алсу Фәритовна, мәк­тәп­ләрдә туган тел дәрес­ләрен иреклегә калдыру авыл мәктәбенә ни дәрә­җәдә йогынты ясады? Укытучы буларак, дә­рес­лә­ре­гезнең эчтә­леген үзгәртер­гә мәҗбүр итмә­деме? Ба­лаларның уку теләге сүн­мәдеме?

– Мәктәбебездә барлык ата-аналар да, шул исәптән урыс балаларының әти-әни­ләре дә туган тел итеп татар телен сайлады. Ди­мәк, теле­безгә карата мөнә­сәбәт яхшы дип әйтергә нигез бар. Туган тел дәресе атнага 2 сәгать укытыла. Дәрес эчтә­легенә әллә ни үзгәрешләр керде дип әйтә алмыйм. Ә менә әдәбият 1 генә сәгать булганлыктан, күп эш өйдә мөстә­кыйль укуга кайтып калды. Балалар да моңа ияләнә алмыйлар әле. Бер атна эчендә өй эшләре дә онытылып бетә. Контроль йомшаргач, укуга кызыксыну да кими.

– Укучылар елдан-ел китап укудан бизә бара. Әдә­биятка мәхәббәт уяту­ның нинди заманча юллары бар?

– Китап укымау мәсьә­ләсе мине дә борчый. Телефон, компьютер китапны бө­тен­ләй кысрыклап чыгарды. Шу­ңа күрә төрле чаралар кул­ланып карыйм. Быел “Туган тел” мастер-класслар бәйгесендә катнашканда да, нәкъ шушы темага тукталып, буктрейлер төзү технологиясен тәкъ­дим иткән идем. Аны татарчалаштырып китап­на­мә дип тә йөртәләр, ягъни үзең телә­гән бер әдәби китап турында видеоязма әзерләү. Бу – яңалык түгел, хәзер интернетта бик күп төрле буктрейлерлар бе­лән танышырга мөмкин. Укучыларыма башта әзер эш­ләр белән танышырга тәкъдим итәм. Аннары үзлә­ре дә шуны төзеп карыйлар. Аз булса да, файдасы бар дип саныйм. Уку­чыларымның төр­­лесе бар. Мәсәлән, татар әдәбия­тын­нан республика олимпиадасында призер булган Аделия Садыйкованы яңа китаплар белән дә кызыктырырга тырышам. Гүзәл Яхина­ның “Зө­ләйха күзләрен ача” китабын укучыларым бик кызыксынып укыды.

– Республикада авыл мәк­тәпләрен кыскарту процессы тәмамланып ки­лә. Оптимизация сезнең мәк­тәпләргә дә кагылдымы?

– Бу мәсьәләдә безнең район бик сак эш итте. Башлангыч мәктәпләр ябылмады. Бу бик дөрес эшләнде дип саныйм, чөнки башлангыч сыйныф укучыларының дәрес­ләре иртә бетә, алар 7 дәрес укыган 11 нче сыйныф укучысын көтеп утыра алмый бит инде. Мин үзем район үзәген­дәге мәктәптә эшлим. Бездә 370 бала укый. Ун авылдан автобус белән килеп укыйлар. Ике тапкыр тукланалар. Авылыбызда бассейн, спорт мәк­тәбе, музыка мәктәбе, мәктәп­тән тыш белем бирү үзәге, төрле түгә­рәкләр эшли. Балалар өчен бөтен шартлар тудырылган.

– Илебез мәктәплә­рен­дә чәчен зәңгәр, ал төскә буяган укучыларны мәк­тәпкә кертми башладылар. Соңгы тапкыр Санкт-Пе­тербургта Укытучылар кө­ненә чәчен яшелгә буяп килгән кызны кире бордылар. Авылда борынына алка таккан, чәчен аллы-гөл­ле төскә буяган, кыска итәк кигән укучылар очрыймы? Киенү әдәбенә карата фикерегез ничек?

– Мин, әлбәттә, мәктәптә төрле төскә буялган, тузган чәчләргә, модалы киемнәр­гә каршы, чөнки мәктәп ул тәртип урыны булырга тиеш дип саныйм. Тик 1 сентябрь көнне чәчен кызылга буяп килгән укучымны кире борып җибәрмәдем. Әле дә шулай йөреп тора. Безнең мәктәптә катгый рәвештә форма таләп ителә. Авылда исә борыннарына алка таккан яшьләр күргәнем юк.

– Бөтенроссия җәмә­гать фикерен өйрәнү үзәге укытучыларга бердәм фор­ма кертү буенча тик­шерү уздырган. Россия хал­­кының 65 проценты укытучыга дресс-код кер­түне хуплый. Ә сез ничек уйлыйсыз, кирәкме бу?

– Безнең мәктәптә укыту­чыларның бердәм форма кия башлавына 4-5 ел инде. Ике тапкыр тектердек. Мин моңа каршы түгел, үзем даими рәвештә шуның белән йө­рим. Бик матур һәм уңай­лы булды.

 – Соңгы вакытта бигрәк тә шәһәр җирендә мәктәп белән әти-әниләр идарә итә башлады. Авылда мондый проблема кү­зәте­лә­ме?

– Авыл җирендә укытучыга хөрмәт, ихтирам саклана әле. 20 ел эшләү дәве­рендә бер ата-ана белән дә каршылык килеп чыкканын хәтер­ләмим. Киресенчә, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Узган ел сыйныфым бе­лән “Иң тату сыйныф” бәй­гесендә катнашып, районда 3 нче урын алдык. Бәйгегә әзерләнгәндә, әти-әниләр ике атна буе репе­тиция­ләргә йөрделәр. Кайсы баннер ясата, кайсы авыл буйлап алъяпкыч эзли, шә­һәрдән шарлар алып кайта. Сценарийларын бергә язып мәш килдек. Гел аралашып торабыз, өйләренә дә йөрим, җыелышларны да калдырмыйлар. Кичтән килә алмасалар, икенче көнне иртән булса да килеп китә­ләр. Алар бе­лән бер сүздә булмасаң, алга китеп булмый. Сыйныфыбызда иң актив укучыларны бү­ләк­ләү традициясен кертеп җибәр­дек, бүләкләр тапшырабыз.

– Бәйгеләрдә катнашу өчен вакыт та кирәк бит әле… Бу ел сезнең өчен би­грәк тә уңышлы булды кебек?

– Олы Кайбыч мәктәбендә 20 ел эшлим. 2018 ел биг­рәк тә уңышлы булды. “Туган тел” мастер-класс бәй­ге­сен­дә 1 нче урын алдым. Укучым Садыйкова Аделия татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында призер булды. “Авыл укытучысы” бәй­гесендә җиңдем. Иң зур бүләк һәм уңыш – республи­кабызның Диния нәзарәте оештырган “Минем халкым, минем динем” бәй­гесендә җиңеп, хаҗ сә­фәренә баруым. Бәйгеләр­дә катнашу вакытны ала, билгеле, ләкин мөмкинле­гең­не сынап карау һәм нә­ти­җәсе уңай булу – үз-үзеңә булган ышанычны арттыра, мәктә­беңне, райо­ныңны танытырга мөмкин­лек бирә. Мин үз һөнәремне, фәнем­не, балаларны яратам. Без­нең коллектив бик белемле, көчле. Җитәкчеләребез дә – искиткеч кешеләр.

– Гаиләдә балаларыгызны ничек тәрбия­ли­сез? Начар билге алсалар, ачуланасызмы? Хезмәт тәр­бия­сенә ничек өй­рә­тә­сез?

– Өч кызыбыз да Олы Кайбыч мәктәбендә укый. Бергә шау-гөр килеп чыгып китә­без, шулай кайтып ке­рә­без. Икенче кызым Зөһ­рә­нең сыйныф җитәк­чесе дә – үзем. Тәрбияне әтиләре белән бер сүздә булып бирергә тырышабыз. Дини гаилә буларак, кызларым барысы да яулыктан йөри, намаз укыйлар. Мин үземне кырысрак әни дип саныйм. Билгеләренә бик аптырамыйм. Шулай да, мөмкин­леге булып та, начар билге алсалар, ачуланам, билгеле. Кызлар өйдә бөтен эшне эшлиләр хәзер. Идән, са­выт-саба юалар, җәй көне чүп утыйлар, су сибәләр. Тер­лек­ләребез булмаса да, та­вык-чебеш асрыйбыз. Укытучы балалары башкаларга да үрнәк булырга тиеш.

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле