“Түзәр хәлем калмады. Кияүдә бер генә ел, ә инде тизрәк аерылышасым килә…»

-- Гузель

“Түзәр хәлем калмады. Кияүгә чыкканыма бер ел да юк, инде тизрәк аерылышып, әллә кайларга чыгып качасым килә. Иремнең битарафлыгыннан, ялкаулыгыннан туйдым. Танышуыбызга бер ел чамасы. Ярты ел очрашканнан соң, быел җәй көне өйләнештек. Миңа – 22, аңа – 23 яшь.

Иремнең Казанда аерым фатиры бар, шунда яшибез. Дөрес, без өйләнешкәнче ул торак таш тартма кебек кенә иде. Фатир сатып алганнан бирле биредә бармакка бармак та сукмаганнар. Туй ясарга җыенуыбызны белгәч, әти-әнием биредә заманча ремонт ясады. Июньдә укуны тәмамладым, июльдә өйләнеш­тек, августта “ширбәт ае”на Төркиягә бардык. Аннары яңа фатирга күченеп, бергә яши башладык. Менә шуннан соң башланды да инде.

Иремнең диванда кырын ятарга яратуын моңа кадәр дә сизә идем, әлбәттә. Тик ул дәрәҗәдә түгел бит инде! Ул читтән торып укый, соңгы елы калды. Ирекле график белән эшли. Хезмәт хакы аена 10–12 мең сумнан да артмый. Бу акча гаиләне туендырырга җитми, билгеле. Тик аңа барыбер. Иртәнге сигезгә уяткыч сәгать куя да, ашап, юынып алгач, компьютер каршына барып утыра. Көне буе төрле уеннар уйный. Эшкә барса – бара, бармаса – юк. Йорт эшләрендә миңа булышу түгел, ашаган тәлинкәсен дә юып куя белми. Эш эзләү, ашарга пешерү, кер юу арасында чабып йөреп, тәмам арып бетәм. Әле ярый әти-әнием ярдәм итеп тора. Ялкау белән ничек яшәргә?”

Регина М. Казан 

Килешәсездер, ялкау ирләр, аннан бигрәк, мондый гаилә башлыкларыннан зарланучы хатын-кызлар турында еш ишетергә туры килә. Берәүләр моны бик авыр кабул итсә, икенчеләр инде күптән кул селтәгән. Өйдә ху­җалык эшләрендә ярдәм итүче пешекче, җыештыручы булса, шәп булыр иде, әлбәттә. Андыйлар юк икән, бәрәңге әрчү, оекбаш юу кебек вак-төяк мәшәкать­ләр белән ирләрне аптыратмаска киңәш итә белгечләр. Баксаң, көчле затлар­ның холкы үзгә икән. Аларга нинди дә булса эш башлау авыррак бирелә, дигәннәр. Чөнки ир-ат ялгышу, эшне җиренә җиткереп башкара алмавы аркасында шелтә ишетүдән курка. Шуңа күрә диваннан торырга ашыкмыйлар да. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә була, әлбәттә.

Әби-бабайлар юкка гына, әти­сенә карап – улына бар, әнисенә карап – кызын ал, димәгән. Бөтен эш тә әни җилкәсендә булган гаиләдә тәрбияләнгән малай, өй­ләнгәч, хуҗалык эшләренә ябышмаячак икәне көн кебек ачык. Хатын-кызлар үзләре гаеп­ле, дип фикер йөртүчеләр дә шактый. Бүген гүзәл затлар эштә дә, өйдә дә гел беренче булырга тырыша. Ә иргә нәрсә? Очрашып йөргәндә сөйгәненең йөрәген яулаган, аңа өйләнгән, хәзер тынычлап ял итсә дә була. “Хатын-кызлар артык кайгыртучан. Алар­ның табигате шундый. Шуңа күрә еш кына ирләрен дә бала кебек кайгырта башлыйлар. Мин аны барыбер үзгәртәм, дип фикер йөртүчеләр дә байтак. Бу – дөрес түгел. Иң яхшысы, барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Бер-береңнән туеп яшәүдән файда юк”, – ди психолог Алисә Закамская. Белгеч әйтүенчә, ялкауны җиңүнең иң яхшы ысулы – аны гел мактап торырга кирәк. Матур сүзләрегезне жәлләмәсәгез, ул ашарга пеше­рергә дә өйрәнәчәк, өстәмә акча эшләү юлларын да табачак.

Ялкаулык исә һәркемгә хас. Аннан котылу өчен Алисә Закамская киңәшләрен сезгә дә тәкъ­дим итәбез:

– Эшлә. Ялкаулык баса башлавын сизүгә, тизрәк эшкә тотыныгыз. Үз-үзеңне җиңәргә туры киләчәк, әлбәттә. Аның каравы, нәтиҗәсе канәгатьлек хисе би­рәчәк.

– Кичә кирәк иде. Нинди генә эш турында уйласагыз да, үзе­гезгә вакыт билгеләгез. Мәсәлән, кич ашап-эчкәннән соң, савыт-сабаны ярты сәгатьтә юып бете­рергә кирәк.

– Иртәгә калдырма. Эшне ир­тәгә калдыру – гадәти хәл. Тик ул иртәгә дигәне еш кына бер­се­көнгә, киләсе атнага әйләнә шул. Бу – ялкаулыкның башы.

– Бүләк бар. Һәр эшнең азагында үзегезгә бүләк ясагыз. Мәсәлән, берәр төрле тәм-том ашау яки дуслар белән очрашу булырга мөмкин.

– Бүлеп эш­лә­гез. Күләмле эшне берьюлы башкару физик яктан гына түгел, рухи яктан да шактый катлаулы. Шуңа күрә аны бүлеп эшләвегез хәерлерәк.

– Эш һәм ял. Гел эшләп кенә булмый, ял да итә белергә кирәк. Шуңа күрә көн тәртибен алдан ук билгеләп куегыз. Ялкаулыкны җиңү ул – ялкау эше икәнен дә онытмагыз.

Хатыны:
– Яңа ел чыршысын чыгарып атасыңмы-юкмы?
Ире:
– Әнә кеше Май бәйрәм­нә­рендә бәрәңге утырта башлады, ә син һаман чыршы да чыршы…

Сез ни дәрәҗәдә ялкау? (тест)

1. Кунаклар каршы алырга яки бәйрәмнәр оештырырга яратасызмы?
А. Әйе, бу миңа ошый (1 балл).
Б. Җитди сәбәп булса гына (2 балл).
В. Юк, бу минем хакта түгел (3 балл).

2. Дусларыгыз, туганнарыгызга шалтыратырга вакыт тапмаган чаклар еш буламы?
А. Сирәк кенә (2 балл).
Б. Юк (1 балл).
В. Әйе, бик еш (3 балл).

3. Сез “җиңел сөякле”ме?
А. Әйе, мин һәрвакыт кая да булса чыгып китәргә әзер (1 балл).
Б. Юкка караганда, күбрәк әйе (2 балл).
В. Юк (3 балл).

4. Ялларда йокларга яратасызмы?
А. Әйе (3балл).
Б. Юк (1 балл).
В. Төрлечә булгалый (2 балл).

5. Телевизордан баручы тапшыру уртасында реклама башланды. Ә каналны күчерергә кул астында пульт юк. Нишлисез?
А. Реклама карыйм (3 балл).
Б. Торам да программаны күчерәм (1 балл).
В. Пультны китереп бирсеннәр өчен, кемнән булса да ярдәм сорыйм (2 балл).

6. Иртән зарядка ясыйсызмы?
А. Һәр иртә саен (1 балл).
Б. Сирәк кенә булса да үз-үземне мәҗбүр итәм (2 балл).
В. Моңа вакытым да, көчем дә юк (3 балл).

7. Җәяү йөрергә яратасызмы?
А. Бик тә яратам (1 балл).
Б. Сирәк кенә (2 балл).
В. Юк, җәяү артык йөрмим (3 балл).

Нәтиҗә

7–11 балл. Сезне ялкау дип әйтеп булмый. Берни дә эшлисе килмәгән чакларыгыз булгалый, әлбәттә. Әмма монда куркырлык берни дә юк. Бөтен кешегә дә ял кирәк.

12–16 балл. Ялкаулык турында кирәгеннән күбрәк уйлыйсыз. Әлеге хискә бирелмәс өчен кызыксындыру җитми. Теге яки бу эшкә тотынганчы, аның нәтиҗәсе, файдалы яклары турында искә төшерегез.

17–21 балл. Ялкау утырып йоклый, ятып эшли. Бу – сезнең турында. Кичекмәстән әлеге начар сыйфаттан котылырга кирәк. Исегездә тотыгыз: тик яткан таш мүкләнә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Бәйле