Машина тирәли кан таплары, Казанда Камал театры янында такси машинасы “ГАЗель”гә килеп бәрелә [фото]

-- Алина

Казанда Камал театры янында такси “ГАЗель”гә килеп бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Яндекс.Такси” һәм “ГАЗель” йөк машиналарының бәрелешүе бүген башкаланың Татарстан урамында көн уртасында булган.Юл-транспорт һәлакәтендә йөк машинасына һәм “Киа” чит ил машинасына җитди зыян килгән.Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән кешеләр бар. Белгечләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.

 

Чыганак:Татар- информ

Бәйле