Бу арада үлем-җитемнәр байтак булды. Мондый хәбәрләр һәрчак шомлы, бик авыр кабул ителә. Үзеңнең югалтуларың, басылып торган йөрәк яраларың кузгала. Бакыйлыкка күчкән якыннарың турында уйланасың, янасың, көясең… Бүгенге әңгәмәбез – әрвахларыбызга сәдака бирү, дога кылу тәртибе турында. Сорауларга Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева җавап бирә.
– Фәния абыстай, танышларым арасында сәдаканы үлгән әти-әни, туганнар өчен дип, атна кич бирүчеләр байтак. Ул көнне әрвахлар аеруча көтеп тора, диләр…
– Пәнҗешәмбе ахшам намазыннан соң җомга киче башлана. Ул көнне өйләдән соң биргән сәдака җомга сәдакасы санала. Җомга көн – мөселманнар өчен гаеткә караганда да зуррак бәйрәм. Шуңа күрә берничә савабы бар: сәдака бирү – үзе савап, җомга вакытында бирү – икенче савап, өченчесе – әрвахларны куандыру. Зәкятне дә, саваплырак һәм нәтиҗәлерәк дип, ураза чорында тапшырырга тырышабыз. Югыйсә аны ел дәвамында кайсы айда бирсәң дә ярый. Хәерне дә җомга килеп чыкмый икән, дүшәмбе яки чәршәмбе бирсәң дә, зыяны юк. Акчасы белән бүлешкән кешенең йортына бәрәкәт килә, малы, ризыгы, сәламәтлеге арта. Изге гамәлләрне рәхмәт фәрештәләре язып бара. Бер эшебез дә эзсез узмый, барысын да Аллаһы Тәгалә күреп, белеп тора.
– Ә аны кемгә бирү хәерлерәк?
– Әрвахлар өчен дип аталган сәдаканы күршеңдәге ятимнәргә, фәкыйрьләргә ихластан биреп, аларны сөендерсәң әйбәт. Авыр тормышлы туганың бар икән, аны кайгырту да хуплана гына. Мәчеткә илтүнең дә савабы зур. Мәчет – фәрештәләр күпләп җыела торган изге урын һәм шунда күмәк дога кылына. Тик кайда, кемгә генә бирсәң дә, Аллаһы ризалыгы өчен, дип әйтергә онытмаска кирәк.
– Күгәрчен, кошлар ашату сәдакага керәме?
– Керә, билгеле. Пәйгамбәребезнең бик күркәм хәдисләре бар. Мәсәлән, ул бер кешегә дөя бүләк итеп бирә һәм әйтә: “Аларны әйбәт кара, сауган вакытта тырнакларың киселгән булсын, үткен тырнакларың белән дөянең имчәкләрен бозма!” Ислам дине кешегә генә түгел, хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә бик сак карарга, мәрхәмәтле, йомшак булырга, суны, җирне, үсемлекләрне, бар тереклекне кадерләргә, пакь тотарга өйрәтә. Кошларны ашату да шуңа керә.
– Исән кеше үлгәннәргә ничек ярдәм итә ала?
– Ул турыда бик күп сорыйлар. Сөйләшә башлагач, коры кызыксыну гына икәне аңлашыла. Адәм баласы үзен дини яктан баетырга бик теләми. Дингә якын кебек тоелган кешенең дә, аралаша башлагач, ерак торуы күренә. Һәр мөселман үзенең тәртибен, ниятен, уйларын шәригать күзлегеннән, әдәп-әхлак кысасыннан чыгып төзергә тиеш. Дөрес юл сайлыйбызмы, әллә нәфесебезгә биреләбезме – үзебездән тора. Бу уңайдан Сөнгатулла Бикбулатның “Ике хәлифә” китабын укырга киңәш итәм. Пәйгамбәребез, кеше үлгәч, болай әйтер ди: “Әй гаиләм, балаларым, сезне бу дөнья алдатмасын иде. Мин дә дөнья кудым, байлык җыйдым, тыелган белән тыелмаганны аермадым. Менә хәзер ахирәттә хәерчелек белән газап кына калды дигән”. Аның теге дөньядан әрнеп, үкенеп, газапланып эндәшүе ул. Кеше үлгәннән соң да гамәл дәфтәре ябылмый. Үзебездән соң, Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәүче балалар, шуңа өндәгән китаплар, нәсыйхәтле вәгазьләр, мәктәп-мәдрәсәләр, парклар, чишмәләр калдырсак, савабы теге дөньяга да барып торачак. Тик боларны җирдә яшәгәндә кеше күрсен яки булдырам, дип масаю өчен түгел, Аллаһы ризалыгы өчен эшләргә тиешбез. Ислам динендә ният беренче урында тора. Кешеләргә усаллык, зыян китерү, бер-берсенә каршы котыртуга корылган нәрсәләр таратабыз икән, ул безгә, үлгәч, ут булып түләнәчәк.
– Халыкта үлгән кешенең җаны күбәләк, күгәрчен булып кайта дигән ышану бар. Моны ничек аңлатасыз?
– Исраил сүрәсенең 85нче аятендә: “Cиннән җан турында сорарлар“, – диелгән. Безгә ул белемнән бик аз өлеш бирелде. Җаннар турында бернәрсә белмибез диярлек, әмма шунысы мәгълүм: теге дөньяда җаныбыз сөенеп ятсын өчен, бу дөньяда Аллаһ кушканнарны үтәргә тиешбез. Тәрәзә каршына күбәләк, күгәрчен килеп куна, дип әйтәләр. Әйе, җаннар кайтырга мөмкин. Кайбер кешенең төшенә керә, нәрсәдәндер кисәтә, хәбәр җиткерә. Бездән аларга бары тик дога гына кирәк. Никадәр күбрәк дога кылсак, шулкадәр күбрәк файда китерәбез. Дога кылганда, якыннарымның гөнаһларын гафу кыл, дип тә сорагыз, чөнки без, яшәгәндә, тәүбә кыла белмибез. Татарлар, гомумән, мөселманнар үз гамәлләре өчен бик аз тәүбә сорый. Тәүбә итү турында Коръәни Кәримдә аерым сүрәләр бар. Тәрәзә төбенә килеп кунган күгәрченне ашату шулай ук саваплы, гыйбадәттән китә. Әмма кем җаны икән бу, дип юрап утырудан җиңеллек килми. Килгән икән, димәк, аңа нәрсәдер җитми: ризыкмы, догамы? Бисмилла әйтеп, ризыкландырып, догалар укып озатсагыз, иң хәерлесе шул булыр.
Фәния Арсланова, Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан