Могҗиза: Лаештан Гөлфирә апаның тавыклары «Аллаһ» сүзе язылган йомыркалар сала, карбызлары да бизәкле

-- Гузель

Лаеш районының Кече Елга авылындагы һава могҗизалымы, аккан суы хикмәтлеме – быел көзге уңышлары бик үзенчәлекле булган авыл халкының. Мәсәлән, 63 яшьлек Гөлфирә апа Кадыйрова, тапталып беткән, кадерсез генә бер җиргә: «Барыбер бу салкыннарда үсеп китә алмас болар», – дип, ун төп карбыз утырткан булган. «Үләргә киткән түтекәй баеп кайта түгелме?», дигәндәй, моңарчы күрелмәгән мул уңыш җыеп алган, утыздан артык карбызы арасында бер могҗизалысы да бар – ул карбызның кабыгында ниндидер сәер бизәкләр пәйда булган.

«ҮСМӘС ИНДЕ БОЛАР, ДИСӘМ ДӘ…»

Гөлфирә апа 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән, ире белән бергәләшеп чөкердәшеп яшәгән көннәре. Аларның кавышуы да үзенчәлекле булган – армиядән көтеп алган, ун ел очрашканнан соң гына өйләнешкәннәр. Гөлләр, чәчәкләр ярата, тәрәзә төпләрен тутырып яран гөлләр үстерә. Авылдашларыннан күреп кызыккан да, дүрт ел элек беренче мәртәбә карбыз утыртып караган. Бездә карбыз уңышы бәрәңгенеке кадәр үк булмый инде – үзләренә татып карау өчен генә җитәрлек үскән моңа кадәр. Ә менә быелгы уңышы шаккаттырган – ун төптән утыз данә карбыз алган. Әле җитмәсә берсе үскән вакытта ук бизәкләнә башлаган.

– Мин аларның астына, черемәсен дип, ком салып чыгам. Карбызның бер асты сарырак була бит. Шуңа саргая гынадыр дип белгән идем башта. Олы кешенең күзләре бер хәлчә – үзегез беләсез. Җыеп алыр вакыт җиткәч игътибар белән карадым, ул сары өлешләре бизәк икән. Күршегә Казаннан Мөхәммәдиядә эшләгән ханым кайтты, аңа да, үземнең өлкән апама да бу бизәкләрне күрсәттем, «Болар борынгы дини бизәкләрне хәтерләтә», – диделәр. Моңа кадәр дә мондый могҗизалы хәл булган иде – тавыкларым берничә мәртәбә «Аллаһ» сүзе язылган йомыркалар салды, – дип сөйли Гөлфирә Кадыйрова.

Сәер карбызның рәсемен «Инстаграм» социаль челтәренә урнаштырган булган әңгәмәдәшем. Ләкин күпләр моның үзеннән-үзе пәйда булган бизәкләр булуына ышанмаган.

– Кайсы: «Үзең ясагансың», – ди, икенче берсе әкәм-төкәмгә сылтый, берәүләр: «Бизәкле чүпрәк өстендә үскәндер бу карбызың, шуннан йоккандыр», – диләр. Чүпрәкләр өстендә үстермәдем инде, суыклар булгач берничә виноград яфрагы каплап торган идем, аны да берничә көннән алып аттым, үзем шушылай бизәк ясап утыраммы, йә? Кешеләр ышанмыйлар үзе шушылай булганга. Үзем дә кайдан килеп чыкканын белмим, Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы дип уйлыйм. Бу бизәкләр бөтен карбызда да юк, бары тик берсендә генә, иң олысында – 5 килограммлысында. Әле аның да биш килограмм булуы могҗиза, бу сорты буенча зур була торган карбыз да түгел иде.

Кадыйровлар гаиләсе

Кадыйровлар гаиләсе

– Карбызның уңышы яхшы булды дидегез, аерым бер шартларда үстермәгән идегезме аларны?

– Бернинди тәрбия дә булмады, карбыз җылы яратканга, аны кояшлырак урынга утырттым да, вакытында су сиптем. Бөтен булган шартлары шул. Җирләрне ашламалап тормадым. Ризык булса, тешеңне сындырып керә икән, мин ул салкыннардан соң карбыз булыр дип, бөтенләй дә уйламаган идем, – ди әңгәмәдәшем.

Уңышы күп булгач, үзе әйтмешли, инде гаиләләре белән карбыз ашап туйгач, күршеләре белән дә бүлешкәннәр. Бизәкле карбызны исә ашап кына калмаганнар, Гөлфирә апа төшләрен дә алып калган – аны туганнары белән дә бүлешеп, алдагы елларда утыртачакбыз, дип сөйли. Тәме буенча бу бизәкле карбыз калганнарына караганда да татлырак булган. Башкаларыннан аермалы буларак, артык төшле дә түгел, ди.

– Эчен ашасак та, кабыгын суыткычта саклап торам әле, соңыннан да ташламам инде, берәр ничек киптереп сакларга кирәк булыр. «Аллаһ» дип язылган йомыркаларның да эчен агызып, кабыкларын саклап куйдым. Өч тапкыр салдылар инде андый йомырканы. Бу дини могҗизаларны – безгә Аллаһның бер билгесе дип саныйм,

Алалһы Тәгалә саулык, тигезлек бирсен, бала хәсрәте бирмәсен дип телим.

Бизәкле карбызларга бөтен авыл халкы шаккаткан

Бизәкле карбызларга бөтен авыл халкы шаккаткан

ГИГАНТ КАБАКЛАР ҮСКӘН

Гөлфирә апа Кадыйрова белән сөйләшкән вакытта, кисәк кенә сорап куйды: «Ә сез безнең авылдагы Фәридә белән Илдар Шәвәлиевларның кабакларын күрдегезме соң әле?!».

Бактың исә, Шәвәлиевлар бакчасында гигант кабаклар үскән икән. Берсенең мәсәлән, озынлыгы 60 сантиметр булган, авырлыгы 12 килограммга якын. Тышкы кыяфәте буенча кабак түгел, ташкабакны хәтерләтә алар. Эче исә пешергән вакытта кызыл төскә керә ди.

Фәридә һәм Илдар Шәвәлиевлар гигант кабаклар үстергән

Фәридә һәм Илдар Шәвәлиевлар гигант кабаклар үстергән

– Сортының исемен белмим, кешедән алган орлыклар гына бу. Ләкин шунысы бар – Таҗикстан, Үзбәкстан якларыннан килгән кабаклар түгелме икән бу, дип шикләнәм. Ник дигәндә, күптән түгел берничә үзбәк килгән иде, аларга шушы кабакны ашатып карагач, «Безнең якта гел мондый кабак кына ашыйлар ул», – дип сөйләделәр. Бу кабакның орлыклары башында гына була, калган җирләре – йомшагы, – дип сөйли Фәридә ханым.

Кабакларын авыл клубындагы уңыш бәйрәменә күргәзмәгә куйган булган, хәзер инде төсләре үзгәргән, саргайганнар, аларны бәлешкә, кабартмаларга тотарга уйлый хуҗабикә. Шулай ук, ит белән бәрәңгеле ризыкларга да кабак кушып җибәрә икән.

– Аеруча тары белән кабак кабартмаларын яратам. Ул кабартмаларны майда йөздереп пешермисең – духовка мичендә пешәләр. Камырын басу өчен бер стакан сөт, бер стакан көнбагыш мае, бер стакан су һәм бер аш кашыгы майонез алам, камыр басам, эченә эчлек: бүрттерелгән тары ярмасы яки дөге, кыргычтан уылган кабак, бераз шикәр комы, бераз тоз, әзрәк сыер мае кушып ясыйм анысын. Бик тәмле була, – дип сөйли Фәридә ханым.

Дөресен әйткәндә, әле кабакларын нәрсә эшләтеп, ничек кулланып бетерәчәге турында уйларга бик вакыты да юк икән. Быел мең баш бройлер чебие алып үстергәннәр. Хәзер өмәләре башланган – бер тотынганда сиксәнешәр чеби суеп, шуны чистартып, мәш киләләр икән.

– Тагын 800 чеби калды әле, теләсәгез сез дә килегез өмәгә, дип чакырып калды Фәридә апа.

Кече Елгада яшәүчеләр менә шулай көзге уңышка хәйран калган. Гигант кабаклар да, серле карбызлар да – барысы да бәрәкәтле ризык булсын, дип телиләр. Шунысы да кызык – киләсе елга Гөлфирә ханым бизәкле карбызларның орлыгын утыртачак бит. Алардан үстергән карбызлар да шундый ук бизәкле булыр микән?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Лаеш – Казан

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий