Сеңлесе үлгәннән соң, әнисен юату өчен Бөгелмә егете җенесен үзгәртергә карар кыла [видео]

-- Алина

«10 елга яшьрәк» программасы озак вакыт тәнәфестән соң «Беренче канал» га әйләнеп кайта. 20 октябрь 12:15 сәгатьтә эфирга чыккан  чыгарылыш героинясы Бөгелмәдә яшәүче хатын булды. 

Хатын-кыз проект редакциясенә шәхси фаҗигасе турында сөйли. «Кызым үлгәннән соң тормышымның мәгънәсе югалды», ди ул. Депрессиядә булган хатын-кызны юату өчен кече улы җенесен алыштырырга һәм хатын-кыз булырга карар кылган.

Үзгәрергә дип «Беренче канал»га мөрәҗәгать иткән хатын яшь сөяркәсе булуын яшерми. Язмыш сынауларына дучар булган бөгелмәле янәшәсендә булган ир-атның тышкы кыяфәтеннән оялмавын, үзенә карап соклануын тели икән. Әмма программа белгечләренә героиня белән җиңел булмаган: ул стоматологтан аңа элеккеге тешләрен  кайтаруны таләп иткән, профессиональ стилистлар сайлаган киемнәрне  ошатмаган,  ә косметологларны өч хәрефкә җибәргән.

Бәйле