Торт пешерүчеләргә салым түләтсәләр Кукмарадан Сәрия ханым нишлиячәген әйтте [фото]

-- Гузель

Кукмара районы Ядегәр авылында яшәүче Сәрия Хәсәнованың йорты да, пешергән тортлары да чәчәккә күмелгән. 

Ул үзе дә гөл кебек… Ире һәм биш улы ышыгында яшәүче хатын-кыз башкача була да алмыйдыр. Аның тортларын мактадылар да, журналист әрсезлегемне эшкә җигеп, сыйланып чыгарга булдым. Капкадан кердем дә, телсез басып калдым. Бөтен җир шау чәчәккә күмелгән, шулар арасында кошлар сайрый.


— Сәрия апа, монда ничә төрле чәчәк бар? — дим, ә үзем әле берсенә, әле икенчесенә барып, борын сузам. 

— Төгәл санаганым юк. 20 ләп күпьеллык чәчәк, 8-9 төрле лилия, 20 ләп төп дәлия, куаксыманнар 5-6 төр бугай — күп инде… Ун яшемнән үстерәм. Бәрхет чәчәкләрдән башлаган идем, шуннан бирле бу “чир” китми. Суын сибеп, чүбен утасаң, җәй буе атып утыра. Яңа чәчәк күргән саен, йә орлыгын, йә суганчасын алып кайтып утыртам…


Өлкәнрәк буын хәтерлидер, элегрәк авылларда мәҗлес өчен гөбәдия, бәлеш пешерүчеләр булган. Кулыннан ризык уңган хуҗабикәләрне эшсез тотмаганнар. Ә хәзер торт пешерү модада. Хәтта ул аерым бер сәнгатькә әйләнде. Аны ничек кенә бизәмиләр, нинди генә яңалык уйлап тапмыйлар. Бу юнәлеш популярлаша бара. Шуны күздә тотып, Сәрия апа да эшмәкәрлеккә кереп китәргә уйлаганмы икән әллә, дип үзеннән кызыксынам.

— Юк, нинди бизнес, ди?! Без кечкенә чакта кәгазь тартмаларда тортлар сатыла иде. Аларның өстендә майдан эшләнгән матур розалар, чәчәкләр була иде. Әнә шуларны җентекләп карап, үзем дә шундый итеп ясарга хыялланып үстем…

— Өйдә тортлар пешереп сатучыларга салым салу турында сүз бара. Моңа ничек карыйсыз? 

— Анысын булдырырлар. Акча эшләү максатыннан пешермим, балачак хыялымны тормышка ашырасым килде. Үзем өчен генә эшләдем. Заказлар кабул итәм, дип реклама биргәнем юк, кешене тыңлап кына башкарам. Ул салымны ничек куясылары да билгеле түгел әле. Тортның үз бәясеннәнме, әллә чыгымнарны исәпләгәч калган керемнәнме? Аннан соң, күпме пешергәнеңне кем һәм нинди счетчик исәпли икән? Андый катлаулыга китсә, кешегә пешермәм, үзебездән дә артмас, — ди Сәрия апа…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Чыганак һәм фото: Ирек мәйданы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий