Булат Бәйрәмов: «Башта Ләйсәнгә сөйләмәдем, ике атнадан нәкъ шул төшне күргәч, әйттем. Ышанмады»

-- Лэйсирэ

Көз алтынсу төскә кереп барган бер көнне эстрадабызның матур пары: Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваның Казан читендәге йортларының капкасын шакыдым. Өй хуҗасы Булат елмаеп каршы алды. Тирә-якта яшел чирәм, матурлык, чәчәкләр үсә.

— Бакчабыз зур түгел. Шуңа күрә бәрәңге утыртмыйбыз. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, укроп, петрушка үстерәбез. Соңгыларын хәтта ике тапкыр утыртабыз. Сливабыз уңыш бирә. Чия, алма, карлыганнар утыртасы бар әле.

Быел җәй агачтан мунча салдык. Авылча булсын дидем, утын ягып керә торган. Икебез дә — авыл балалары, безне физик эш куркытмый. Бик теләп кар көрим, утын ярам, җир казыйм, үлән чабам. Күченгән елны, балаларга бер шөгыль булсын дип, тавык асрадык. Җәй буе йомыркадан өзелмәдек. Кәҗә алырга уйлыйбыз.

Өйгә кергәндә, бала йоклатып (төпчек кызлары Зәйнәпкә 4 ай — Э.С.), икенче каттан Ләйсән төшеп килә иде.

— Монда тыныч, рәхәт. Баламны ишегалдында да йоклатам, үзем дә һава сулыйм, бакчада казынып йөрим. Гомумән, йорт — көндәлек мәшәкатьтән ял итү урыны булырга тиеш дип саныйм, — ди Ләйсән. — Зәйнәп — күңелемдә йөрткән матур һәм сирәк исем. Икенче кызыбыз Зифага шул исемне кушасы килгән иде. Зәйнәптән дә матурракны уйлап таба алсагыз, фикеремне үзгәртергә риза, дигән идем. Гаиләмдәгеләргә дә бу исем ошады.

— Булат, икенче баланы тапканда, Ләйсәннең янәшәсендә булдың. Ә бу юлы?

— Әйе, бергә булдык. Беренче тапкыр махсус курслар үткән идем, бу юлы тәҗрибәгә таяндым. Бала тугач, аны табиблар иң элек миңа тоттырды. Бу — әйтеп аңлатып булмаслык рәхәт хис.

— Өченчегә малай көткәнсездер?

— Бу — безгә бирелгән иң популяр сорауларның берсе. Сау-сәламәт бала тууын теләдек. Зәйнәп — көтеп алынган сабый, Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Ул туар алдыннан ике тапкыр бер үк төшне күрдем. Ят кешеләр кулга бала тоттырды да: “Кыз булды, котлыйбыз”, — ди. Башта Ләйсәнгә сөйләмәдем, ике атнадан тагын нәкъ шул төшне күргәч, кыз булачак, дидем. Ышанмады. УЗИ сүзләремне исбатлады.

Гаиләдә өч кыз яисә өч малай булу балаларның үзләре өчен дә рәхәт. Гаиләдә өч малай үстек. Үзара бик дус. Бөтен бәйрәмнәрдә бергә. Проблема туса, шундук җыелып сөйләшәбез, киңәшәбез дә хәл итәбез…

Әңгәмәдәш — Эльмира СӘЛАХОВА.
Фото һәм чыганак: "Ирек мәйданы" газетасы.

Бәйле