«Күрмәгәнен күреп үлде. Хатын-кыз рән­җешен шактый җыйды» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Асфальттан чыккач та автобус үзенең йөрешен әкренәйтте. Даңгор-доңгыр килеп, арурак урыннарны сайлап, тегеләй-болай боргаланып юлын дәвам итте. Авылга кайтып җитәргә хәтсез ара бар әле. Тәки эшләмәделәр шул берничә чакрымны. Хәзер булмас та инде.

Ирексездән миннән алда утырган чал чәчле ике абзыйның сүзләренә колак салдым.

– Безнең “укытучы” да вафат булган бит әле, – дип куйды юантык гәүдәле абзый.

– Әйе,әйе, ишеттем, – диде какча озыны.

– Да-а-а! Аның “укучыларын” тезеп куйсаң, безнең авылдан район үзәгенә кадәр булган телеграмм баганалары саны чаклы булыр иде, шәт, – дип көлемсерәде юантык абзый.

–Урыны җәннәттә булсын инде…

Бу сүзләрне какча абзый әйтте.

– Син нәрсә сөйлисең? Нинди җәннәт? – Юантык абзыйның тавышы ачулы яңгырады.

Алар бер-берсенә аркаларын биребрәк утырдылар. Башкача сүзләре ялганмады. Ул арада автобус күрше авылга керде. Абзыйлар автобусны туктатып, авыл башында төшеп калдылар.

Янәшәмдә утырган олы яшьтәге апа:

– Болар фәлән хатын турында сөйләде инде, – дип куйды. Ул да абзыйларның сөйләгәннәрен тыңлап барган икән. Шактый кычкырып сөйләштеләр шул.

Апа миңа борылыбрак утырды.

– Үлде, күрмәгәнен күреп үлде, – диде ул. Аннары, сүзне нидән башларга икән дигәндәй, бераз уйланыбрак барды.

– Хатын-кызларның нәфрәтен, рән­җешен шактый җыйды ул, – дип башлады сүзен.

– Аның аркасында кайбер гаиләләр дә таркалды. Үлде, күрмәгәнен күреп үлде, – дип, янә кабатлады апа. – Картайган көнендә дә бозыклыгын ташлый алмады.
Чирдер бу, чирдер.

Минем берни аңламый утырганымны күреп:

– Фахишә иде ул, – диде, җирәнгән кыяфәт белән.

– Ә-ә-ә, – дип суздым мин.

– Эчәргә дә ярата иде, – дип дәвам итте апа. – Алачык кадәрле өен җылыта алмаган, күрәсең, обогреватель тоташтырган. Исереп шуның өстенә авып яткан… Шундук кына үлә алмады. Өч көн буе хастаханәдә интегеп, акырып яткан.

Бензин исеннәнме, әллә инде апа сөйләгәннәрдәнме, күңелем болгана башлады. Тизрәк тәрәзәне ачтым. Тыштан кергән суык җилгә битемне куйдым.

Ходаем, нәсел-нәсәбеңә күрсәтмә мондый үлемне. Азгынлык, зина кылу иң зур гөнаһларның берсе шул.

Ниһаять, еракта туган авылым күренде…

Гөлфизә Кәлимуллина
Акчарлак
Фото: архив

Бәйле