ТНВ каналында чыга торган “Таяну ноктасы” тапшыруы татар дөньясында булган актуаль проблемаларга белгечләр фикерләрен яңгыратуны дәвам итә. Тапшыру алып баручысы Венера Аитова сүзләренчә, соңгы ноктаны барыбер тамашачы куя.
– Син ТНВ каналында озак еллар эшлисең. Канал сиңа үзеңне журналист буларак формалашырга нинди өлешен кертте?
– Татарлар проблемаларын халык алдына чыгарып сөйләргә яратмый. Кешеләрне сөйләштерүдә авырлыклар бармы?
– Эфирга бирелгән 26 минут эчендә генә җитди сорауларга җавап табу мөмкин түгелдер. Тапшыру тәмамлангач, әңгәмәне дәвам иткән вакытлар буламы?
– Үзеңнең бер интервьюда кешеләрне бүлдерергә яратмыйм, әмма бүлдерергә туры килә дип әйткән идең. Хәзер дә шулаймы?
– Хәзер дә шулай. Миңа кешеләрне бүлдерергә читен. Мәсәлән, тапшыруларның берсендә Миңгол абыйны бүлдерергә туры килде. “Кем соң син Миңгол Галиевны бүлдерергә?” дип шалтыратып әйтүчеләр булды. Әлбәттә, Миңгол абый — безнең тапшыруга башка килүчеләр кебек үк яраткан кешебез. Тик максатым минем икенче – теманы ачу. Безгә бер генә кеше фикерен ишетү җитми, чөнки без алты кешене чакырабыз. Мин бүлдерергә мәҗбүрмен. Башта һәрбер кешедән гафу үтенәм, әмма барыбер миңа рәхәт түгел. Бүлдергән саен ул минем өчен стресс.
– “Таяну ноктасы”на темаларны ничек сайлыйсыз? Иртән актуаль булган тема кичкә актуальлеген югалтырга мөмкин бит.
– Бер сәгать эчендә тапшыруның ике чыгарылышын да төшерергә туры килә. Катлаулы һәм бер-берсенә берничек тә тәңгәл килмәгән темаларга ничек яраклашып була?
– Бөтен кеше дә үз фикерен татарча җиткерә алмый. Бу проблемадан ничек чыгасыз?
– Хәзерге вакытта журналистлар, бигрәк тә алып баручылар арасында блогерлык чире артып китте. Син үзең бу өлкәдә нинди эш алып барасың?
– Бу, чыннан да, кызык сорау, чөнки блогерлык — бер хәл, журналистлык — икенче хәл. Мин үземне бер урталыкта дип әйтер идем. Социаль челтәрләрдә сүлпән эш алып барам, шул ук вакытта анда мине карап баручылар, миңа язучылар күп. Вакыт булган арада тормышымнан, эшемнән, тапшырудан анонсларны кертеп барырга тырышам. Бу өлкәдә әле миңа үсәргә кирәк дип уйлыйм.
– ТНВ синең өчен нәрсә ул?
Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ
ТНВ Фото: Инстаграм