Көннең матур хәбәрләре: Лилия Сәлахетдинова кияүгә чыга, Рәнис Габбазов әти була

-- Гузель

21 октябрь шатлыклы вакыйгаларга бай булды.

Бүген күп социаль проектлар авторы, танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың никахы булды. Ире Ришат белән ул эшләгән җирендә «Ярдәм» фондында танышкан. Ришат — Казан егете. Никахны «Ярдәм» мәчетендә әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов укыган, бәйрәм мәҗлесе дә булган.

«Бәхет — ул ике йөрәкнең бер мизгелдә тибеше», — ди Лилия Сәлахетдинова. Һәм шушы шигъри юлларны яза:

Кышын да катмый чишмәләр,
Сөю дә чишмә кебек!
Йомшак назлы сүз әйтүгә,
Күңелләр китә эреп

Икенче сөенче ул — Рәшит Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазовның әти булган көне! Бу хәбәрне Инстаграмында ТНВда «Кайнар хит» тапшыруын алып баручы Айсылу Габдинова иң беренчеләрдән булып җиткерә. «Рәнис әти булды! Мин шул кадәр шат! Котлыйм!», дип Габбазовлар гаиләсенең шатлыкларын уртаклашып яза ул.

Фото: Айсылу Габдинованың, Зөлфия Яруллинаның Инстаграмнарыннан алынды

Бәйле