Казанда шаяртырга теләү бала өчен фаҗига белән тәмамлана

-- Лэйсирэ

21 октябрь Казанда Дубравная урамындагы ишегалдында яшүсмернең өстендәге киеме хулиганлык кылганда янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Казанның Дубравная урамында ишегалдында берничә яшүсмер, балалар мәйданчыгындагы тауга сыеклык сибеп, кызык өчен, яна торган таудан шуып төшәргә уйлаган. Беренче булып төшкән 14 яшьлек ир баланың киеменә ут капкан.

Полиция хезмәткәрләре сибелгән сыеклык балалар тавына нык зыян салган очракта, яшүсмерләрнең әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, дип белдергән.

Медицина хезмәткәрләре Дубравная урамыннан янгында аркасы, аяклары пешкән ир баланы Казан республика клиник хастаханәсенә озаткан.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле