Педиатр хәлнең катлаулануын әйтә — 5 айлык Йосыфка кичекмәстән операция кирәк

-- Лэйсирэ

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам иттерә. Узган атнада әлеге акция кысаларында 6 яшьлек Ислам Сәләховны дәвалауга акча җыю игълан ителгән иде. Сабый катлаулы диагноз – ДЦП белән көрәшә. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 79 мең сум. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бер әлеге сумма тулысынча җыелып бете, дип хәбәр итә dumrt сайты.

Бүген исә шул ук акция кысаларында Аллаһыяров Йосыфны дәвалауга акча җыю игълан ителә. Йосыф – әле күкрәк сабые гына, аңа нибары 5 ай. Хәзерге вакытта ул ашыгыч операциягә мохтаҗ. Диагнозы үтә дә җитди: нарасыйга ана карынында вакытта ук йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) дигән диагноз куела. Башта табиблар сабый туу белән үк аның йөрәгенә операция ясарга туры киләчәк дип кисәтә һәм булачак әни кешене Республика клиник хастаханәсенә юллый.

Бала дөньяга аваз салганнан соң, хәл алай ук кискен түгел, дип операцияне кичектереп торырга булалар. Гадәттә, йөрәк зәгыйфьлеге белән туган сабыйларга операцияне 4 айдан 6 айга кадәрге вакыт аралыгында ясатырга киңәш ителә. Хәзерге вакытта Йосыф башка балалардан берни белән дә аерылмый: ул үзен яхшы хис итә, һөнәрләрен дә көннән-көн арттыра. Әмма соңгы баруларында, педиатр баланың йөрәк тавышы (ягъни шум сердца) көчәюе турында әйткән. Бу исә хәлнең катлаулануы турында сөйли. Димәк, балага кичекмәстән операция кирәк!

Татарстанда тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган балалар федераль бюджеттан югары технологияле медицина ярдәме өчен каралган квота хисабына, ягъни бушлай дәвалана. Россия төбәкләреннән, башка илләрдән килгән балаларга Татарстан квотасы җитми. Йосыфның әти-әнисе – Әзәрбәйҗаннан, Россия гражданлыгы булмаганлыктан, операция түләүле булачак. Бәясе – 338 мең сум. Якын арада сабыйның йөрәген чираттагы мәртәбә УЗИ ярдәмендә тикшерәчәкләр һәм аның нәтиҗәләре буенча операцияне ясату көне тәгаенләнәчәк. Ничек кенә булмасын, табиблар соңламаска куша. Шул вакытка кадәр Юсубның әти-әнисенә кирәкле сумманы җыеп бетерергә кирәк.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм сабыйга ярдәм кулы сузасыгыз килсә, 7715 номерына САДАКА сүзен язып SMS-хәбәр җибәрегез! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Ярты яше дә тумаган нарасыйны – күкрәк сабыен сәламәт йөрәкле итүгә өлеш кертик! Йосыфның савыгуын теләп, догада булыйк, көчебездән килгән кадәр ярдәм кулы сузыйк!

Кылган игелекләрегез өчен Алаһы Тәгалә Сезне зурласын!

Бәйле