Элвин Грейга Казан табиблары ярдәм итә алмый? [видео]

-- Лэйсирэ

24 сентябрь Элвин Грей Төмәндәге концерты вакытында колакларына «акустик травма» булып хастаханәгә эләкте. Күңелсез хәл нәтиҗәсендә җырчының планлаштырылган барлык алдагы концертлары билгесез вакытка кичектерелде. Табиблар көчле тавыштан эчке колак җәрәхәтләнүе дигән диагноз куйган.

Күрәсең, Элвин Грейга Казан табиблары ярдәм итә алмый. Бер ай буе Казан хастаханәсендә дәваланган җырчы бу эшне Германиянең Мюнхен шәһәрендә дәвам итәргә булган. Инстаграмга урнаштырган видеодан күренгәнчә, Элвин табиблар белән тәрҗемәче ярдәмендә аралаша.

Бу видео комментарийларда гадәттәгечә зур шау-шу куптарган. Интернетчылар җырчыны да сүгә, үзара да «бәргәләшә». Бәхәстә төп урынны Элвин Грейның ни өчен Русиядә дәваланмыйча чит илгә китүе алып тора. Күпләр бу видео пи-ар өчен төшерелгән дип саный. Фикерләр төрле:

«Тизрәк терелсен! Сездә аның бу видеоны куюында ни эшегез бар, бу аның шәхси эше.  Миңа, мәсәлән, бу видео аша чит ил табиблары эшенең спецификасын, клиника оборудованиесын күрү кызык иде».

«Үз илебездә медицина шундый түбән дәрәҗәдә булуы авыр. Артистлар да бар казанышларын, акчаларын Русия тамашачыларыннан җыя, ә дәваланырга чит илгә чабалар…»

«Моның бернинди дә начарлыгын күрмим. Кызыгасызмы әллә? Ни өчен шулкадәр гайбәт чәйнисез соң сез, халык?!» 

«Нәрсә аңлыйсыз соң сез?! Радик башта Казанда, аннан Мәскәүдә дәваланды. Нәтиҗә күренмәгәч, Германиягә барырга уйлады.  Бу травма бик җитди һәм аның иҗатына зыян салырга мөмкин, сез шуны аңлыйсызмы? Тик утырганчы, дәвалану өчен бар мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Ә сезгә бәхәсләшергә генә булсын!» дип яза җырчының тамашачылары.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Лечение продолжается #Германия #ЭлвинГрей #ElvinGrey #АкустическаяТравма #тиннитус #Мюнхен

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Бәйле