Әти кеше ике улын атып үтерә

-- Алина

Кемерово өлкәсенең Пача бистәсендә пенсионер әти  ике улын үтергән. Мәетләрне якшәмбе , 21 октябрьдә, иртәнге якта тапканнар. Мәрхүм ир-атларның берсен үтерүче уллыка алган, икенчесе исә пенсионерның үз улы булган. 

Ир-атлар 42 һәм 31 яшьлек була. 68 яшьлек ир-ат улларын үтерү өчен аучы мылтыгын кулланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кемерово буенча идарәсендә сөйләгәннәр.

Улларын үтергәннән соң, ир-ат елга буена бара. Шунда үзенә кул сала.Үтерүче пенсионер да, үлгән ир-атлар да төрмәдә утырган була.  Фаҗига урынында экспертлар эшли. Җинаятьченең ни өчен бу эшкә барганын полиция ачыклый, дип хәбәр итә Вести каналы.

 

Бәйле