Чаллыда йөк машинасы белән автобус бәрелешә, йөк машинасында булган ипи юлга чәчелә

-- Алина

Чаллыда мини-фургон белән автобус бәрелешеп, юлга ипи чәчелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария бүген  22 октябрь, иртән Беренче юл белән Индустриальная урамы чатында — «Гараж-500» сәнәгать зонасы янында килеп чыккан. «НефАЗ» белән бәрелешү сәбәпле, автомобильнең өсте ябулы платформасы ычкынып киткән һәм юлга ипи чәчелгән.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге участокта аварияләрнең күп теркәлүен искәртә һәм биредә светофор куярга киңәш итә.

 

Эльвира Мөхәммәтдинова,Татар-информ

 

Бәйле