Әтнә егете Рияз Мөхәммәтҗанов: «Өч елда күпме операция кичердем, нәтиҗә юк, өмет кенә калды» [фото]

-- Лэйсирэ

Татар тудей почтасына төрле кешеләрдән төрле эчтәлекле хатлар килә. Укучыларыбыз үзләрен борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итә, ярдәм сорап яза. Бу хатларның барысын да диярлек сайтыбызга урнаштырып барырга тырышабыз. Шушы көннәрдә тагын бер үзенчәлекле хат килеп иреште. Аны сезгә үзгәртмичә тәкъдим итәбез:

«Мин Мөхәммәтҗанов Рияз Илдар улы. Әтнә районы Күшәр авылында яшим. Миңа 24 яшь. 2015 елның 25 декабрендә Арчага барганда авариягә эләктем. Шуннан соң Арчада 3 операция ясадылар, «аппарат Илизарова» куйдылар. Берничә айдан аны алгач, аяк үлекли башлады. Шуннан тагын барып аякны ярдырдым. Азрак туктап торгач барыбер тагын үлек килә башлады. Үзебезнең районда да күп тапкыр ярдырдым. Бер дә булмагач, Казанда частный поликлиникага бардым. Анда да «Илизарова» куйдылар. Ул вакытта миңа суставың чери башлаган диделәр. Үлек агуы туктамады. РКБда башта принимать итмәделәр, көч-хәл белән кабул итәргә ризалаштылар. Тагын ярып, операция ясадылар, әмма барыбер файдасы булмады. Аптырагач, интернеттан Германиядә клиника таптым, документларны җибәрдем һәм алар миңа счёт юлладылар. Бу чит ил табибы Мәскәүгә дә килде, аның янына барып консультациягә эләгә алдым. Ул миңа пожалуйста кил диде. Ләкин бу хәтле акчаны каян табыйк, бу акча бик зур сумма безнең өчен. Хәзерге вакытта әнием, хатыным һәм 11 айлык кызым белән яшәп ятабыз. Ярдәм сорасак та, ныклап булышыр кешебез юк», дип яза Рияз Мөхәммәтҗанов.

Сездә өстәмә мәгълүмат бар икән, теләкләрегез яки ярдәм кирәк булса, безнең Ватсап номерына языгыз  — 89662402499.

Бәйле