Дәваланганнан соң МакSим беренче тапкыр сәхнәгә чыга [фото]

-- Лэйсирэ

Якташыбыз, тумышы белән Казаннан булган җырчы МакSим бу җәйдә зур сәхнәдән китүен белдерде. МакSим (чынлыкта Марина Амбросимова) сәламәтлеге начарлану аркасында иҗатын вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды.

Җырчы үзе бу вакыт аралыгын “иҗади отпуск” дип атады һәм күпмедер вакыттан соң, яңа көч туплап, сәхнәгә кайтачагын әйтте. “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган якташыбыз тамашачыларына бүләк әзерләп, «Здесь и сейчас» дип аталучы өр-яңа җырына клип та төшергән иде.

Ниһаять, МакSим сәхнәгә кайтуы билгеле булды: шушы көннәрдә ул Мәскәүдә үзенең сольный концертын биргән.

35 яшьлек җырчы тамашачыларга тулы зал һәм чәчәкләр өчен рәхмәт белдергән. «Чын-чынлап шәп булды!», дип яза Марина.

Бәйле