Җир убылу нәтиҗәсендә, машина кайнар сулы чокырга төшеп китә[видео]

-- Алина
Самарада 21 октябрьгә каршы төндә машина кайнар сулы чокырга төшеп китә. Бу хакта «Россия24»  телеканалы хәбәр итте. Вакыйга булган урыннан видеолар социаль- челтәрләрдә тарала.

Гадәттән тыш хәл урам чатында булган. Светофорның яшел төсе янгач, машина хәрәкәт итә башлаган. Башта аның бер тәгәрмәче җир астына төшеп киткән. Ир-ат артка таба хәрәкәт итмәкче булган, тик машина астында асфальт убылган. Барлыкка килгән чокыр кайнар су белән тулган. Машина шунда чумган.

Машинадан чыгу өчен  ир-атка тәрәзәсен ватырга туры килә. Ә машинаны исә чокырдан тартып чыгару өчен махсус техника килә. Социаль-челтәр кулланучылары  әйтүенчә, мондый гадәттән тыш хәлләр Самара өчен табигый. Имгәнүчеләр турында хәбәр ителми.

 

 

 

 

 

 

Бәйле