Сарман районының Иске Имән авылына баргач бик үзенчәлекле, соклангыч кеше – Фатыйма апа Гайнанова белән таныштык. Октябрь аенда туксан биш яшьне тутыра ул.
— Алты бала үстек, үземнең дә алты бала иде, — диде Фатыйма апа. – Туганнар инде үлеп бетте, мин генә калдым. Бер улым белән бер кызымны да югалттым. Бик тату гомер иткән иремне дә җирләдем. Тик барыбер кайгыларга бирешмәдем, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, күрәсең. Якыннарымны бик сагынган вакытларда гармун алам да яртышар сәгать уйныйм. Бөтен гомерем күз алдымнан уза.
Фатыйма апа безгә дә гармунда уйнап күрсәтте. Җырлый да, уйный да. Татар халык җырлары, бию көйләре – берсе дә калмады. Дөресен әйтим, көчкә туктаттык үзен.
— Өч сәгать тә уйный алам, — диде әбиебез.
Фатыйма апа безне дә кыстый-кыстый чәй белән сыйлады. Колмактан ипи пешергән. (Чүпрә урынына колмак үләне суын сала икән). Миче бар. Күз алдына китерегез: әбинең өстәле буйлап тезелешеп утырдык. Фатыйма апа исә гел йөреп тора: әле кайнатмасын алга төртә, әле маен. Ә үзенең йөзе кояш кебек балкый, сабый бала кебек сөенә…
Бүген, мул заманда, кеше килә башласа, кунакларны шаккатырырга, яки гәеп итеп китмәсеннәр дип, ят ризыклар әзерлибез. Ә табынның җылысы юк. Бу әбинең өстәлендә әллә нинди нигъмәтләр дә юк, ә гаҗәеп затлы ризык ашагандай булдык. Менә шушыдыр инде күңел җылысын бирү. Ни кызганыч, бүген ул кыйммәтләр югалып бара…
Иске Имәннең гармунчы ак әбиен 95 яшьлеге белән котлыйсы килә. Фатыйма апа, тагын дистә еллар авылга моң, яктылык чыганагы булып торыгыз. Сезнең кебек кешеләр, без яшьләргә, үрнәк тә, шатлык өләшүче дә.
Автор: Руфия Фазылова Чыганак, фото һәм видео: Татарстан