Бер ир-ат туй балдагы аркасында җитди травма ала

-- Алина

Мәскәүдә яшәүче ир-ат туй балдагы аркасында җитди травма алган. Бауман исемендәге 29 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе хирурглары ашыгыч операция үткәрә. Бу турыда 22 октябрьдә  «Российская газета» хәбәр итте.

Бу хәл башкаланың   Бибирево районында  булган, дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау департаменты. Ир-ат дуслары белән футбол уйнаган, уен вакытында туп койма аркылы чыгып китә. Бу ир-ат койма аркылы тупны алырга дип чыга. Ләкин кире чыкканда, ир-атның балдагы сеткага эләгә. Шулай итеп, аның бармагы бөтенләй  диярлек  өзелеп чыга.  Ир-атның дуслары шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын чакыралар.

Хастәханәдә ир-атка ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Операция уңышлы үтә, тик ир-атка балдагын икенче бармагына кияргә киңәш итәләр.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий