«5 меңлек керем өчен 80 меңлек патент» — авыл халкын яңа салым көтә

-- Лэйсирэ

Берничә ай элек “Бердәм Россия” партиясе Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты тәкъдим иткән иде. Авылларның язмышын хәл итәрлек көчкә ия булган бу документны РФ Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итәргә дә өлгерде.

Проект авторлары әй­түенчә, ”Яңа законны Россия Хөкүмәте, РФ Хисап Палатасы, 37 төбәк депутатлары хуплаган. Шул ук вакытта РФ Дәүләт Думасының оппозициядәге фракция вә­килләре яңа закон кабул итүгә каршы.
Аерым алганда, “Гадел Россия” партиясе вәкиле Олег Нилов яңа закон проектын “Пандора” тартмасын ачу белән чагыштырды. Хәте­рем ялгышмаса, борынгы грек мифоло­гия­сендәге кешеләргә ут бүләк иткән Прометейга ачу итеп ясалган әлеге тартмага төрле бәла-каза тутырылган була. Зевс әмере буенча дөньяга яратылган Пандора исемле хатын-кыз, кү­ңелендәге кызыксыну хисен баса алмыйча, тартманы ачканнан соң, тирә-якка бәхетсезлек тарала. Россия Дәүләт Думасы депутаты авылга яңа салым салу турындагы булачак законны тикмәгә генә “Пандора” тартмасын ачуга тиңлә­мидер.

Бер караганда, авылда иртә таңнан кичке караң­гыга кадәр нужа арбасына җигелеп, шәхси хуҗалы­гында берничә терлек ас­рау­чы, күпләп кош-корт тотучы үзеннән артканны кем­нәргәдер саткан өчен дәү­ләт рәхмәт әйтергә тиештер кебек. Юк шул. Яңа салым турында закон кө­ченә кергән очракта, шәхси хуҗалык­ларда мал-туар асраучылар бик нык кимергә мөмкин. Кемнең инде 5-10 мең сумлык керем өчен 70-80 мең сумлык патент аласы килсен?

Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты гамәлгә керсә, авылда яшәү­челәр генә түгел, шә­һәр читендәге җир кишәр­легендә яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә сагаерга туры килер, мө­гаен. Ни өчен дигәндә, кайбер әби-чәбиләр дә, үзлә­реннән артыгын базар чит­ләрендә сатып, әзме-күпме табыш ала. Закон аларны да эшмәкәр дип танымакчы. Рас эшмәкәр икән, димәк, салым түләргә тиеш. Андыйларны тора-бара касса аппаратлары белән “коралландырырга” да мөмкин­нәр. Башкача керемнәрен ничек саныйсың?

Әллә инде өстәгеләр авылдагы тормышны бөт­ен­ләй белми микән? Соңгы елларда Россиядә көн саен ике авылның юкка чыгуы, авылларда яшьләрнең калырга теләмәве, шул сәбәп­ле соңгы 10 ел эчендә һәр дүртенче кешенең авылны ташлап читкә китүе дә закон чыгаручыларны әллә ни борчымый бугай.

Игътибар иткәнсездер, соңгы вакытларда үзәк матбугат, радио, телевидение футболчыларыбызның үза­ра сугышуы турында атналар дәвамында кайта-кайта сөйли. Анысы да кирәктер. Әмма авылларыбызның яшәе­шенә кагылышлы, аерым алганда, шәхси ху­җалыгында ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш җитеш­те­рүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләп, яңа салым тәкъдим итү, алай гына да түгел, әлеге законның инде беренче укылышта кабул да ителүе ни өчендер үзәк матбугатны әллә ни борчымый. Һәрхәлдә, спортчыл­а­рыбызның кызмача хәлдә сугышып китүләренә караганда, авылларыбызның язмышы мөһимрәк бит.

Яңа закон проекты Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да аптырашта калдырган булса кирәк. Дәүсо­ветның Экология, та­би­гать­тән файдалану, агро­сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, депутатлар әлегә бу юнәлештә нинди дә булса төпле бер фикергә килә алмаганнар. Шуңа да аграр депутат: “Бүген Мәскәүгә командировкага китәм. Кайткач та иркенләп сөйлә­шербез”, – диюдән ары китә алмады. Сөйләшүен сөйлә­шер­без дә бит, Мәскәү генә безне көтеп тормас шул.

Бер карасаң, РФ Дәүләт Думасы депутатларына мон­дый закон кабул итәргә җир­лек тә бар сыман. Ни өчен дигәндә, шәхси хуҗа­лыкла­рында продукция җи­теште­рүчеләрнең дә төр­лесе бар бит. Шундый бер фермер­ның шәхси ху­җалы­гында үгез­ләр симертеп, өч ел эчендә 3 миллион сум керем алуын да ачыклаганнар. Андыйлар Татарстанда да бар. Миллионлаган керем алу­чылар тиешле күләмдә салым түләсәләр дә, гөнаһ булмастыр.

Әмма белгечләр әй­түенчә, ил буенча алганда зур керемле шәхси хуҗа­лыкларның саны 3-5 проценттан артмый. Яңа закон кабул ителгән очракта, Рос­сиянең 18 миллионнан артык шәхси хуҗалыгы эшмә­кәргә әйләнеп, барысы да дистәләгән мең сум салым түләргә мәҗбүр ителмәс­ләр­ме, монысын киләчәк күрсәтер.

Камил Сәгъдәтшин

Фото һәм чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле