Биеклек яратучы егет агач башында утырып өши [видео]

-- Алина

Тамбовта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә  биек чыршы башына менгән кешене коткару өчен баскычлы коткару машинасы кирәк булган. Коткару операциясен видеога төшергәннәр. Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итте.

Чыршы башына егет 21 октябрь кичке якта менә. Аны шулай югарыга менергә нәрсә мәҗбүр иткәне билгесез кала. Менүен менә дә, ләкин кире төшә алмый. Коткаручыларны чакырырга туры килә.

Кадрлардан күренгәнчә, агач башында утырган «экстремал» инде өши башлаган була.

Бәйле