«Хыянәттән җүләрләнә язды… Психушкада ятып чыкты» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Без бер оешмада гомер буе кәгазь кимердек. Төшләргә керә иде саннар, хәрефләр. Берничә тапкыр ташларга да уйладым. Барып чыкмады, бөтен эшкә дә күнегелә икән. Коллективның дус-тату булуы да сәбәп булгандыр, китмәдем, калдым. Җитәкчебез бик таләпчән булды, әмма гадел кеше иде.

Бөтенебез дә гаиләле булгач, сөйләшер сүзләр күп, тема уртак: каенана, ир, балалар, акча җиткерә алмау. Фәридә кайчаннан бирле өенә ремонт ясый алмый, мин тәрәзә пәрдәләрен алыштырырга хыялланам, Саймә ире белән ялга китмәкче…

Беркөнне эшкә балкып килеп керде Саймә: “Кызлар, мине бәхет басты, ирем белән ялга китәбез. Чит илләрне гизеп кайтырга булдык. Минем эшне бүлеп эшләп торырсыз инде. Мин сезгә күүүп итеп күчтәнчекләр алып кайтырмын!”

Чибәрләнеп, яшәреп киткән Саймәбез. Ярар, хуп, җибәрдек моны. Ире китә алмаган, апасы белән китеп барган икән. Бер-ике көннән Фәридәбез аптырап килгән. “Кызлар, Саймәнең ирен күрдем, бер чибәркәй белән кочаклашып, үбешеп утыралар иде машинада. Мине күргәч, югалып калды, “Менә, авылдан сеңлем килде”, – дигән була. Мине ышандыра, имеш! Карале син кабахәтне!” – дип ду килә. Көне буе тынычлана алмады.

“Хыянәтче! Саймәгә хәзер үк шалтыратып әйтергә кирәк бу хакта, кайтсын тизрәк”, – дисә дә, без риза булмадык. Ир белән хатын арасы бик яман урын ул, үзеңнең башыңны югалтырга мөмкинсең. Үзеңнеке әйбәтме? Тик тор! Үзләре белерләр…

Фәридә генә көне буе тынычлана алмый дулады: “Хыянәтне кичерергә ярамый! Минеке шулай итеп йөрсә, шундук куып чыгарам!”

Беркөнне эштә вакытта Фәридәгә бер хатын шалтыратты, аны туган көне белән котлаганнан соң, үзен “Ария” компаниясе вәкиле дип таныштырды. Йортларга ремонт ясап, дизайн белән шөгыльләнә торган компания булып чыкты. Ел дәвамында уңышлы гына эшләп килгәннәр дә, менә хәзер бүләк өләшәләр. Бу бәхеткә очраклы гына Фәридәбез лаек булган икән. Аңа тиз генә өенә кайтырга куштылар. Фәридә күбәләктәй очынды, без аңа ышанмаска куштык, тикшерик, дидек. Дөрес икән үзе, андый компания бар һәм алар бүләк өләшәләр. Бар да законлы, бар да “прозрачно!” Икенче көнгә кадәр чак түздек. Килгәннәр, бөтенесен караганнар, үлчәү алганнар, бер атнадан өйдә булуын үтенеп китеп тә барганнар. Ышанмадык, бер атнаны көч-хәл белән уздырдык.

Ә бит килделәр! Фәридәнең өен гөл итеп киттеләр! Ире белән икесенә ял итәр өчен балконнарын бакча итеп ясап биргәннәр. Һәм бер тиен алмыйча, бар да бушка! Аптырашсак та, сөендек, билгеле, бераз көнләшү дә булды. Бәхет басты кызыйны! Тик Фәридәнең шатлыгы озакка бармады. Бернинди “Ария” юк, ир хыянәте бар икән. Фәридәбезнең иренең сөяркәсе бик бай, карт хатын булып чыкты. Акчасын кая куярга белмәгәч, шулай уңга-сулга таратырга ярата, диделәр.

Фәридә нишләде диярсез? Җүләрләнә язды… Кырык көн “психушка”да ятып чыкты. Бергә яши алмадылар, аерылыштылар, бүлештеләр, пыран-заран килеп беттеләр дә… ире яңадан Фәридә янына әйләнеп кайтты. Хәзер бергә яшиләр.

“Элеккечә яшәп булмый инде, бала­­лар кертмәскә дә кушканнар иде дә, Аллаһыдан курыктым”, – ди Фәридә. Саймә бар бит әле. Без аңа ире­нең хыянәте хакында әйтмәдек. Әмма ирен куркыттык. Ике спортсмен егет, безнең үтенеч буенча, бандит кыяфәтендә каршына чыгып котын алдылар аның. Башка әтәчләнеп йөргәне ишетелмәде. Хәзер: “Хыянәт иткән ирләр белән яшәү дөресме соң?” – дип уйлыйм да “Әстәгъфирулла!” – дип куям. Минекенең кайда кем белән ни эшләп йөргәнен кем белгән?

Бервакыт аш мәҗлесендә Рамил хәзрәт Юнысның вәгазен тыңларга насыйп булган иде. Бу темага сорау бирделәр. Ул бик оста итеп җаваплады: “Күп тикшерми, белми яшәсәң, тыныч яшәрсең”, – дигән кебегрәк. Мин дә шулай уйлыйм. Белеп ни мәгънә? Картайгач аерылышып йөрүдән ни мәгънә? Менә шундый хәлләр дә була тормышта.

Кемдер синең тормышыңа килеп кысылса, гаиләнең көчсез җиреннән өзеп ала икән. Ир көчсез булса, гаилә таркала. Хатын көчсез булса, тормыш бетә. Ирләр акыл, хатыннар хис белән яшиләр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай яратылганбыз, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә түзеп яшәсәк иде.

 М. Якупова. Казан.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле