20 мең татарстанлының үз балаларына 3 миллиард сумнан артыграк бурычы бар икән! Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм идарәләрне алимент түләмәүчеләргә каршы сугыш игълан итәргә чакырды. Нәтиҗәдә Татарстанда махсус ведомствоара комиссия төзелде, суд приставлары исә үз линияләрен эшләтеп җибәрде.
Алар яшьли өйләнешә. Ул чакта Регинага унтугыз яшь тула, булачак гаилә башлыгы исә – бер елга өлкәнрәк. Әмма бәхетле гаилә тормышы башланырга да өлгермичә тәмамлана. Ир аяк терәп эчә, аннары тузына. Регина берничә тапкыр китеп карый, әмма кабат кайта – кызы хакына гаиләне сакларга тырыша. Тик барысы да юкка булып чыга: ир кеше күп дигәндә бер атна түзә дә, тагын эчүгә сабыша. Аерылышалар, Регина шул чакта ук алиментка бирә. Ата кешенең бурычлары 2009 елдан бирле җыела һәм хәзер миллион (!) сумга якынлашкан.
Регина белән без алимент түләтүгә кагылышлы кабул итү барышында таныштык. Аны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова суд приставлары хезмәте һәм Казан район хакимиятләре вәкилләре белән берлектә үткәрде. Әлеге абруйлы комиссия вәкилләре җиде хатын-кызга, шул исәптән Регинага да, алимент түләтүне үзләренең шәхси контроленә алды.
– Аерылышкан ирем кызым белән аралашмый, ул исә үзенең һәр туган көне саен аның телефоннан шалтыратуын көтә иде, – дип сөйли Регина. – Берьюлы түзмәдем, үзенә шалтыратып карарга тәкъдим иттем. Әмма минем элеккеге каенанам оныгына улының номерын бирмәде. Каенанам белән гел аралашып яшәдек, элегрәк ул минем яклы иде, әмма алимент түләүне дәгъвалый башлагач, мөнәсәбәтләр үзгәрде… Күптән түгел кызым алименттан баш тартуымны үтенде, тик мин үз сүземдә калам, чөнки әлеге акча баламны укытыр өчен кирәк булачак бит!
Сүз уңаеннан, мондый бердәм кабул итү көне бөтен республикада үткәрелде. Октябрьдә дә булачак. «Безнең бурыч – башлаган эшебезне азагына кадәр җиткерү», – диде Эльмира Зарипова. Суд приставлары Регинаның ирен дә бар яклап кысканнар. Эш бирүчесен табып, ир‑атның хезмәт хакы ни өчен яшәү минимумыннан да азрак булу белән кызыксынганнар. Аның чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы булуын ачыклаганнар. Бүген ир‑ат чит илгә чыга, автотранспорт белән идарә итә алмый. Киләсе адым – административ, әгәр инде анысы да ярдәм итмәсә, җинаять җаваплылыгына тарту.
– Катлаулы очрак, һәм без аны махсус контрольгә алабыз, – дип ышандырды Регинаны Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Әнвәр Зарипов.
Суд приставларының Яңа Савин районы буенча бүлегендә башкаручы пристав Эльвира Әхмәтҗанова рейдка әзерләнә. Хәзерге вакытта аның шәхсән үзендә 365 башкару кәгазе бар. Кайберләрендә бурыч 800 мең сумнан артып киткән. Хәсрәт-аталарның күбесе балаларына туганнан бирле алимент түләмәгән. Хәер, әтиләр генә дә түгел…
– Бу очракларның кайсы сезнең өчен иң күңелсезе? – дип сорыйм мин Эльвирадан. –Алимент түләмәүче ана, – ди ул уйлап та тормыйча. – Бер хатынның өч сабые да балалар йортында тәрбияләнә, ә үзе яңа фатирда өч мәчесе белән яшәп ята. Балаларына исә түләми. Ни өчен түләмәвен аңлатып та бирә алмый. Мөлкәтенә арест салдык – яхшы телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич… Суд аша аны административ җаваплылыкка тарттык, мәҗбүри хезмәткә хөкем иттек. Нәтиҗәдә ул алимент түли башлады. Әлбәттә, бөтен бурычын да түгел, тик аз булса да түли бит!
Эльвира Әхмәтҗанова әйтүенчә, унбиш тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү һәм мәҗбүри хезмәт – нәтиҗәле чаралар. Кайберәүләр, рәшәткә артында утырып чыккач һәм үз гомере хакында бераз уйлангач, кирәкле нәтиҗә ясый: үз балаңа ярдәм итәргә кирәк икән. Аннары бурычлыга, алимент түли башлар өчен, тагын ике ай бирелә. Шуннан соң да түләмәсә, җитдирәк җаваплылыкка тарталар. Әйтик, бу айда Эльвира Әхмәтҗанова контролендәге ике кешегә карата инде РФ ҖК ның 157 нче маддәсе («Балаларны яки хезмәткә яраксыз ата‑ананы карап тотуга акча түләмәү») буенча җинаять эше ачыла. Тулаем республика буенча исә ел башыннан бирле 600дән артыграк шундый эш кузгатылган.
…Беренче адресыбыз – «бик күңелсез вакыйгага» мисал. Гөлнарага егерме тулып кына киткән, ул аналык хокукыннан мәхрүм ителгән, өч яшьлек улы исә балалар йортында тәрбияләнә. Алимент дәгъвалаучылар – опека органнары. Бурыч – илле мең сумга якын.
Соңгы кат. Сулдагы ишек. Бу рейдта Эльвира Әхмәтҗанованы суд эшчәнлегенең законда каралган тәртибен тәэмин итү бүлеге хезмәткәре озатып йөри. Ишектә звонок юк, шуңа Илдус шакый. Озак, катгый итеп шакый. Ниһаять, «Кем бар анда?» – дигән тавыш килә.
– Суд приставлары без! Гөлнара Илдаровна, ачыгыз әле ишекне, – ди Эльвира, һәм шуннан соң ишек артында тынлык урнаша. Приставлар әле һаман китми, көтә. Тавышка күрше хатыны чыга.
– Ачмыйлар алар сезгә…
– Ул, мөгаен, куркадыр, шуңа ачмый да, – ди Эльвира, күрше хатынына повестка кәгазен сузып. – Әмма бернинди куркыныч та янамый аңа, шуны җиткерегез әле үзенә.
– Кеше өйдә, тик керә алмыйбыз, – дип бу юлы Эльвира инде миңа мөрәҗәгать итә. – Ярар, тагын берничә тапкыр килергә туры килер әле!
– Сезгә бу эшегездә нәрсә җитми? Сезгә нәрсә дә булса чынлап ярдәм итәр идеме икән? – дип сорыйм мин Эльвирадан.
– Гомумведомствоара база кирәк! Мәсәлән, кеше үзенең паспортын алыштырырга килә, һәм шунда ук безгә шалтыраталар: «Бездә ул, килеп алыгыз!» – диләр. Яки менә бездә дөнья чемпионаты үтте. Полиция хезмәткәрләре никадәр кешенең документын тикшерде! Шул вакытта алар кулында алимент түләмәүчеләр базасы да булса, шунда ук безгә хәбәр итәрләр иде…
Һәм менә Илдус тагын ишек кага. Инде китәргә җыенганда, бусагада йокысыннан уянып маташучы кыз пәйда була.
– Дима абый өйдә юк, – ди ул. «Дима абый» – алимент түләүдән качып йөрүче 43 яшьлек ир-ат. Аның 6 ел өчен бурычы 300 мең сумнан арткан.
Юлыбыз уңганга сөенеп, кыз артыннан коммуналь фатирга үтәбез. Безнең арттан ук ишек тагын ачыла – һәм эзләгән кешебез үзе пәйда була! Эләкте, димәк.
– Дмитрий Владимирович? Ни өчен алимент түләмисез? – дип каршы ала аны Эльвира.
– Ә минем шулкадәр акчам юк! – дип җавап кайтара Дмитрий.
Быел аны җинаять җаваплылыгына тартканнар. Ул мәҗбүри хезмәткә тартылган – эш хакының бер өлеше алимент түләүгә китеп бара. Әмма мондый зур бурычны каплау өчен бу гына җитми. Эльвира мөлкәткә арест салырга килгән.
– Менә чалбарымны алыгыз, футболкамны! Бөтенесе аңа!!! – дип кыза Дмитрий. – Мин бит аның белән язылышмаган, аның балаларын карарга…
Моннан алты ел элек Дима бер хатын белән танышкан. Нибары бер ай очрашканнар. Ул инде егерме ел буе язылышмыйча гына хатыны белән яши, ике кыз үстергәннәр, тиздән оныклары туачак. Улы барлыгын күптән түгел генә, алимент суммасы алты урынлы санга җиткәч кенә белгән. Экспертиза аның чыннан да малайның атасы булуын дәлилләгән.
– Алты ел буе берни дә белмәдем! Һәм менә бурыч килә. Бездә почта тартмалары юк бит, бәлки судка да чакырган булганнардыр. Тик мин бит бернәрсә дә белми яшәдем алты ел буе! Әгәр мине кешегә санасалар, мин акча да җибәрер идем. Ә бу бурычны принципиаль рәвештә түләмәячәкмен! – дип тузына ир.
Дмитрий мәҗбүри төзәтү хезмәтендә эшләгәндә, аның рәсми эш хакының 40 проценты алиментка күчеп бара. Әмма әлеге җиде айлык срок беткәч нишләргә? Инде берничә елдан бирле аның даими эш урыны юк – кайчандыр хөкемгә тартылган булганга, эшкә алырга теләмиләр, дип зарлана. Дөрес, балта остасы һөнәре булыша. Шабашкага йөреп акча эшли.
– Аның улым барлыгын белмәдем дигән әкиятенә ышанмагыз! – ди безгә урамга чыккач Эльвира. – Дмитрийны РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартканнар, аның эше белән прокуратураның сорау алу бүлеге шөгыльләнгән. Мондый һәр вакыйга – чын «Санта-Барбара»! Әйе, кайвакыт тормыш сериалдан да буталчыграк шул.
– 2016 елда алимент түләтүгә кагылган законнарга шактый үзгәреш кертелде, – дип аңлатма бирә Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Әнвәр Закиров. – Башкаручы приставның алимент түләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту буенча гамәлләренең алгоритмы үзгәрде. Әгәр элегрәк приставлар аларны мондый җаваплылык турында ике, өч, кайвакыт исә дүрт тапкыр кисәтергә мәҗбүр булса, хәзер исә закон буенча алиментны ике ай гына түләмәү дә административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә сәбәп була ала. Аннары исә суд карый һәм тиешле җәзаны билгели – мәҗбүри хезмәт, штраф яки административ арест. Әгәр моннан соңгы ике ай дәвамында бурычлы һаман да алиментын түли башламаса, пристав инде РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсендә күрсәтелгән җинаять составы билгеләре табылу хакында рапорт яза һәм җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.
– Әмма биредә шунысын аңлау мөһим: безнең өчен бу – иң соңгы чараларның берсе, – дип төгәллек кертә Әнвәр Закиров. – Җинаять җаваплылыгына тартылу бурычлының биографиясен тапларга сәләтле. Гадәттә кешеләр хәлне моңа кадәр җиткермәскә тырыша.
Төзәтү эше вакыты тәмамлангач, суд приставлары Дмитрийга Мәшгульлек үзәгенә юллама бирәчәкләр. Анда аңа эш табарга булышачаклар. Рәсми эш урыны табу аның үз мәнфәгатьләре өчен дә бик кирәк. Эш шунда ки, әгәр кеше рәсми рәвештә эшкә урнашмаган икән, аның алимент буенча айлык суммасы Россия Федерациясендәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Бу исә, аз да түгел – күп тә түгел, 44 мең сум! Шунлыктан әрәмтамаклыкның яки соры хезмәт базарында эшләүнең һәр ае аның бурычын ай саен 11 мең сумга арттыра барачак. Җитмәсә, приставлар рәсми эшкә урнашудан качып йөрүчеләргә карата башка чаралар күрергә дә әзер…
…Эльвира бик арыган күренә. Бу гаҗәп тә түгел – мондый эш алҗыта шул. Нәрсә көч бирә соң?
– Без акча дәгъвалаучылар ягында да, алимент түләмәүчеләр ягында да түгел – без балалар мәнфәгатен кайгыртабыз. Аларның мохтаҗлык күрмәвен телибез. Беләсезме, төрле хәлләр була. Балалары бик начар шартларда яшәүче, әтиләре исә, хәлләреннән килсә дә, аларга булышмаучы гаиләләр дә бар. Без гаделлек урнаштырырга булышабыз.
Алимент түләмәүченең уртача статистик портреты мондыйрак: гадәттә бу 30–42 яшьлек ир-ат. Татарстанда шундый 11 мең кеше исәпләнә. Болай да хафага төшерерлек статистиканы балаларына бурычлы хатын-кызлар тагын да күңелсезләндерә – аларының саны ике меңнән арта. Алимент түләмәүчеләрнең шактые – маргиналь кешеләр. Әмма, приставлар әйтүенчә, әлеге категориягә шактый мул тормышта яшәүче гражданнар да эләккәли. Нигездә бу аерылышкан парлар, үзара нейтраль мөнәсәбәтләрдә булсалар да, яхшы итеп аралашуны саклап кала алмаган очракта күзәтелә. Монда инде алимент түләмәүчеләр принципка бара. Әмма, приставлар әйтүенчә, алар һәр бурычлы кешегә шәхси якын килә, тәэсир итү чаралары да төрле. Кемдер – мөлкәтенә, кемдер транспорт чарасына арест салганнан соң уйлана башлый.
– Кайвакыт без бурычлы алиментчының автомобилен тиз арада таба алмыйбыз, – дип сөйләвен дәвам итә Эльвира Әхмәтҗанова. – Безгә ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәм итә. Менә кичә генә шалтыраттылар әле: машинаны законсыз парковкага эвакуацияләгәннәр, база буенча тикшергәннәр, аннан файдалану тыелган булып чыккан. Нәтиҗәдә без автомобильгә арест салдык. Аның хуҗасына нишләргәме? Ул аны бездән сатып алырга тиеш, югыйсә без сатуга куячакбыз. Алынган акча исә алимент буенча бурычны каплауга тотылачак.
Суд приставлары хезмәте инде берничә ел дәвамында законнардагы үзгәрешләр генераторы һәм башкаручысы булып тора. Әйтик, мәсәлән, махсус хокукны, ягъни автотранспорт белән идарә итүне чикләү алимент түләмәүчеләргә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле чараларыннан берсенә әйләнде. Бүген алиментлар буенча башкару кәгазьләре кысаларында 2,8 меңнән артыграк кеше мондый хокуктан мәхрүм ителгән. Тагын бер үтемле чара – чит илләргә чыгуны тыю. Ул инде 15 мең алимент түләмәүчегә карата кулланылган.
Әмма, кызганыч ки, бурычлыларның барысы да адекват һәм социальләшкән түгел. Бурычлары бик зур булганнарның күпчелеге «яшеренүне» артыграк күрә. Быел законга тагын үзгәреш кертелгән – суд приставлары бүлеге эзләүчеләре алимент түләмәүченең торган җире һәм яшәү урыны турында бер ел буена белешмә таба алмаса, аны хәбәрсез юкка чыккан дип тану процедурасы гадиләштерелгән. Элегрәк бу процедура күпкә катлаулырак булган.
– Быел инде өч кеше хәбәрсез юкка чыгучы дип танылды, – ди Әнвәр Закиров. – Моңа охшаш хәлләрдә калучы дәгъвачыларның барысына да без тиешле аңлатмалар һәм судка мөрәҗәгать итү өчен гариза үрнәкләре җибәрәбез. Уңай хәл ителгән очракта аларга туйдыручыны югалту буенча пенсия билгеләнәчәк. Бу аларның финанс хәлен шактый яхшыртыр, дип уйлыйм.
Күптән түгел Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Балаңны исеңә төшер – алиментларыңны түлә» дигән акция үткәрде. Аның максаты – гражданнарга үзләренә йөкләнгән бурычны үтәмәүнең нәрсәгә китерәчәге турында мәгълүмат бирү. Ихтимал, алиментны берничек тә түләми калып булмау аларның кайберләре өчен ачыш булыр. Эшсезлек тә, каты авыру да, гариплек тә аларны түләүдән азат итми… Чөнки бала ул – гомерлеккә синеке, ата‑ана аның турында һичшиксез кайгыртырга тиеш.
Әнвәр Закиров әйтүенчә, бүген суд приставлары хезмәте җәмгыятьнең хуплавына мохтаҗ. Чөнки алиментлар буенча бурычларның күплеге – лакмус кәгазе, җәмгыятьнең нинди хәлдә булуын күрсәтә торган тест ул.
– Ни өчендер бездә халык алимент түләмәүчеләргә битараф мөнәсәбәттә, – ди ул. – Без исә әлеге мөнәсәбәтне үзгәртергә телибез. Алимент түләмәүчеләр белән эшләү өчен республикада күптән түгел төзелгән ведомствоара комиссия суд приставлары хезмәте, эчке эшләр органнары, прокуратура, опека органнары, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре, шулай ук гаммәви мәгълүмат чаралары тырышлыгын берләштерергә тиеш. Без бурычларны түләтү проблемасын хәл итеп кенә калмыйча, алимент түләмәүнең оят эш булуы турында бөтен җирдә сөйләячәкбез. Без бергәләп балалар мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш.
Геройларның исемнәре үзгәртелде Фото: Александр Ефремов Катерина Котова, Татарстан