«Каенанам минем яклы иде, әмма али­мент сорагач, мөнәсәбәт үзгәрде…»

-- Лэйсирэ

20 мең татарстанлының үз балаларына 3 миллиард сумнан артыграк бурычы бар икән! Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм идарәләрне алимент түләмәүчеләргә каршы сугыш игълан итәргә чакырды. Нәтиҗәдә Татарстанда махсус ведомствоара комиссия төзелде, суд приставлары исә үз линияләрен эшләтеп җибәрде.

Алар яшьли өйләнешә. Ул чак­та Регинага унтугыз яшь тула, булачак гаилә башлыгы исә – бер елга өлкәнрәк. Әмма бәхет­ле гаилә тормышы башланырга да өлгермичә тәмамлана. Ир аяк терәп эчә, аннары тузына. Реги­на берничә тапкыр китеп карый, әмма кабат кайта – кызы хакы­на гаиләне сакларга тырыша. Тик барысы да юкка булып чыга: ир кеше күп дигәндә бер атна түзә дә, тагын эчүгә сабыша. Ае­рылышалар, Регина шул чакта ук алиментка бирә. Ата кеше­нең бурычлары 2009 елдан бирле җыела һәм хәзер миллион (!) сумга якынлашкан.

Регина белән без алимент түләтүгә кагылышлы кабул итү барышында таныштык. Аны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова суд пристав­лары хезмәте һәм Казан район хакимиятләре вәкилләре белән берлектә үткәрде. Әлеге абруй­лы комиссия вәкилләре җиде хатын-кызга, шул исәптән Реги­нага да, алимент түләтүне үзлә­ренең шәхси контроленә алды.

– Аерылышкан ирем кызым белән аралашмый, ул исә үзе­нең һәр туган көне саен аның телефоннан шалтыратуын көтә иде, – дип сөйли Регина. – Берь­юлы түзмәдем, үзенә шалты­ратып карарга тәкъдим иттем. Әмма минем элеккеге каена­нам оныгына улының номе­рын бирмәде. Каенанам белән гел аралашып яшәдек, элегрәк ул минем яклы иде, әмма али­мент түләүне дәгъвалый баш­лагач, мөнәсәбәтләр үзгәрде… Күптән түгел кызым алименттан баш тартуымны үтенде, тик мин үз сүземдә калам, чөнки әле­ге акча баламны укытыр өчен кирәк булачак бит!

Сүз уңаеннан, мондый бердәм кабул итү көне бөтен республи­када үткәрелде. Октябрьдә дә бу­лачак. «Безнең бурыч – башлаган эшебезне азагына кадәр җитке­рү», – диде Эльмира Зарипова. Суд приставлары Регинаның ирен дә бар яклап кысканнар. Эш бирүчесен табып, ир‑ат­ның хезмәт хакы ни өчен яшәү минимумыннан да азрак булу белән кызыксынганнар. Аның чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы булуын ачык­лаганнар. Бүген ир‑ат чит илгә чыга, автотранспорт белән идарә итә алмый. Киләсе адым – ад­министратив, әгәр инде анысы да ярдәм итмәсә, җинаять җа­ваплылыгына тарту.

– Катлаулы очрак, һәм без аны махсус контрольгә алабыз, – дип ышандырды Регинаны Та­тарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Әнвәр Зарипов.

Суд приставларының Яңа Са­вин районы буенча бүлегендә башкаручы пристав Эльвира Әхмәтҗанова рейдка әзерләнә. Хәзерге вакытта аның шәхсән үзендә 365 башкару кәгазе бар. Кайберләрендә бурыч 800 мең сумнан артып киткән. Хәсрәт-аталарның күбесе балалары­на туганнан бирле алимент түләмәгән. Хәер, әтиләр генә дә түгел…

– Бу очракларның кайсы сез­нең өчен иң күңелсезе? – дип со­рыйм мин Эльвирадан. –Али­мент түләмәүче ана, – ди ул уйлап та тормыйча. – Бер ха­тынның өч сабые да балалар йортында тәрбияләнә, ә үзе яңа фатирда өч мәчесе белән яшәп ята. Балаларына исә түлә­ми. Ни өчен түләмәвен аңла­тып та бирә алмый. Мөлкәтенә арест салдык – яхшы телеви­зор, суыткыч, микродулкынлы мич… Суд аша аны админист­ратив җаваплылыкка тарттык, мәҗбүри хезмәткә хөкем иттек. Нәтиҗәдә ул алимент түли баш­лады. Әлбәттә, бөтен бурычын да түгел, тик аз булса да түли бит!

Эльвира Әхмәтҗанова әй­түенчә, унбиш тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү һәм мәҗбү­ри хезмәт – нәтиҗәле чаралар. Кайберәүләр, рәшәткә артын­да утырып чыккач һәм үз го­мере хакында бераз уйлангач, кирәкле нәтиҗә ясый: үз балаңа ярдәм итәргә кирәк икән. Ан­нары бурычлыга, алимент түли башлар өчен, тагын ике ай би­релә. Шуннан соң да түләмәсә, җитдирәк җаваплылыкка тар­талар. Әйтик, бу айда Эльвира Әхмәтҗанова контролендәге ике кешегә карата инде РФ ҖК ның 157 нче маддәсе («Балалар­ны яки хезмәткә яраксыз ата‑ананы карап тотуга акча түләмәү») буенча җинаять эше ачы­ла. Тулаем республика буенча исә ел башыннан бирле 600дән артыграк шундый эш кузгатыл­ган.

…Беренче адресыбыз – «бик күңелсез вакыйгага» мисал. Гөлнарага егерме тулып кына киткән, ул аналык хокукын­нан мәхрүм ителгән, өч яшьлек улы исә балалар йортында тәр­бияләнә. Алимент дәгъвалаучы­лар – опека органнары. Бурыч – илле мең сумга якын.

Соңгы кат. Сулдагы ишек. Бу рейдта Эльвира Әхмәтҗано­ваны суд эшчәнлегенең закон­да каралган тәртибен тәэмин итү бүлеге хезмәткәре озатып йөри. Ишектә звонок юк, шуңа Илдус шакый. Озак, катгый итеп шакый. Ниһаять, «Кем бар анда?» – дигән тавыш килә.

– Суд приставлары без! Гөлна­ра Илдаровна, ачыгыз әле ишек­не, – ди Эльвира, һәм шуннан соң ишек артында тынлык ур­наша. Приставлар әле һаман китми, көтә. Тавышка күрше хатыны чыга.

– Ачмыйлар алар сезгә…

– Ул, мөгаен, куркадыр, шуңа ачмый да, – ди Эльвира, күр­­ше хатынына повестка кәгазен сузып. – Әмма бернинди кур­кыныч та янамый аңа, шуны җиткерегез әле үзенә.

– Кеше өйдә, тик керә алмый­быз, – дип бу юлы Эльвира инде миңа мөрәҗәгать итә. – Ярар, тагын берничә тапкыр килергә туры килер әле!

– Сезгә бу эшегездә нәрсә җит­ми? Сезгә нәрсә дә булса чынлап ярдәм итәр идеме икән? – дип со­рыйм мин Эльвирадан.

– Гомумведомствоара база кирәк! Мәсәлән, кеше үзенең паспортын алыштырырга килә, һәм шунда ук безгә шалтыра­талар: «Бездә ул, килеп алы­гыз!» – диләр. Яки менә бездә дөнья чемпионаты үтте. Полиция хезмәткәрләре никадәр кешенең документын тикшерде! Шул ва­кытта алар кулында алимент түләмәүчеләр базасы да булса, шунда ук безгә хәбәр итәрләр иде…

Һәм менә Илдус тагын ишек кага. Инде китәргә җыенганда, бусагада йокысыннан уянып ма­ташучы кыз пәйда була.

– Дима абый өйдә юк, – ди ул. «Дима абый» – алимент түләүдән качып йөрүче 43 яшьлек ир-ат. Аның 6 ел өчен бурычы 300 мең сумнан арткан.

Юлыбыз уңганга сөенеп, кыз артыннан коммуналь фатир­га үтәбез. Безнең арттан ук ишек тагын ачыла – һәм эзләгән ке­шебез үзе пәйда була! Эләкте, димәк.

– Дмитрий Владимирович? Ни өчен алимент түләмисез? – дип каршы ала аны Эльвира.

– Ә минем шулкадәр акчам юк! – дип җавап кайтара Дмит­рий.

Быел аны җинаять җаваплы­лыгына тартканнар. Ул мәҗбүри хезмәткә тартылган – эш хакы­ның бер өлеше алимент түләүгә китеп бара. Әмма мондый зур бурычны каплау өчен бу гына җитми. Эльвира мөлкәткә арест салырга килгән.

– Менә чалбарымны алыгыз, футболкамны! Бөтенесе аңа!!! – дип кыза Дмитрий. – Мин бит аның белән язылышмаган, аның балаларын карарга…

Моннан алты ел элек Дима бер хатын белән танышкан. Нибары бер ай очрашканнар. Ул инде егерме ел буе язылыш­мыйча гына хатыны белән яши, ике кыз үстергәннәр, тиздән оныклары туачак. Улы барлыгын күптән түгел генә, алимент сум­масы алты урынлы санга җиткәч кенә белгән. Экспертиза аның чыннан да малайның атасы бу­луын дәлилләгән.

– Алты ел буе берни дә белмә­дем! Һәм менә бурыч килә. Бездә почта тартмалары юк бит, бәл­ки судка да чакырган булган­нардыр. Тик мин бит бернәрсә дә белми яшәдем алты ел буе! Әгәр мине кешегә санасалар, мин акча да җибәрер идем. Ә бу бурычны принципиаль рәвештә түләмәячәкмен! – дип тузына ир.

Дмитрий мәҗбүри төзәтү хезмәтендә эшләгәндә, аның рәсми эш хакының 40 процен­ты алиментка күчеп бара. Әмма әлеге җиде айлык срок беткәч нишләргә? Инде берничә елдан бирле аның даими эш урыны юк – кайчандыр хөкемгә тар­тылган булганга, эшкә алырга теләмиләр, дип зарлана. Дөрес, балта остасы һөнәре булыша. Шабашкага йөреп акча эшли.

– Аның улым барлыгын белмәдем дигән әкиятенә ышанмагыз! – ди безгә урамга чыккач Эльвира. – Дмитрий­ны РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе буенча җи­наять җаваплылыгына тарт­каннар, аның эше белән про­куратураның сорау алу бүлеге шөгыльләнгән. Мондый һәр ва­кыйга – чын «Санта-Барбара»! Әйе, кайвакыт тормыш сериал­дан да буталчыграк шул.

– 2016 елда алимент түләтүгә кагылган законнарга шактый үзгәреш кертелде, – дип аңлатма бирә Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Әнвәр Закиров. – Башкаручы приставның алимент түләмәү­челәрне җинаять җаваплылы­гына тарту буенча гамәлләренең алгоритмы үзгәрде. Әгәр элегрәк приставлар аларны мондый җа­ваплылык турында ике, өч, кай­вакыт исә дүрт тапкыр кисәтергә мәҗбүр булса, хәзер исә закон буенча алиментны ике ай гына түләмәү дә административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә сәбәп була ала. Аннары исә суд карый һәм тиешле җәзаны бил­гели – мәҗбүри хезмәт, штраф яки административ арест. Әгәр моннан соңгы ике ай дәвамын­да бурычлы һаман да алимен­тын түли башламаса, пристав инде РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсендә күрсәтелгән җинаять составы билгеләре та­былу хакында рапорт яза һәм җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

– Әмма биредә шунысын аңлау мөһим: безнең өчен бу – иң соңгы чараларның бер­се, – дип төгәллек кертә Әнвәр Закиров. – Җинаять җаваплы­лыгына тартылу бурычлының биографиясен тапларга сәләт­ле. Гадәттә кешеләр хәлне моңа кадәр җиткермәскә тырыша.

Төзәтү эше вакыты тәмамлан­гач, суд приставлары Дмитрий­га Мәшгульлек үзәгенә юллама бирәчәкләр. Анда аңа эш табарга булышачаклар. Рәсми эш уры­ны табу аның үз мәнфәгатьләре өчен дә бик кирәк. Эш шунда ки, әгәр кеше рәсми рәвештә эшкә урнашмаган икән, аның алимент буенча айлык сумма­сы Россия Федерациясендәге уртача хезмәт хакыннан чы­гып исәпләнә. Бу исә, аз да тү­гел – күп тә түгел, 44 мең сум! Шунлыктан әрәмтамаклыкның яки соры хезмәт базарында эшләүнең һәр ае аның бурычын ай саен 11 мең сумга арттыра барачак. Җитмәсә, приставлар рәсми эшкә урнашудан качып йөрүчеләргә карата башка ча­ралар күрергә дә әзер…

…Эльвира бик арыган күренә. Бу гаҗәп тә түгел – мондый эш алҗыта шул. Нәрсә көч бирә соң?

– Без акча дәгъвалаучылар ягында да, алимент түләмәү­челәр ягында да түгел – без ба­лалар мәнфәгатен кайгыртабыз. Аларның мохтаҗлык күрмә­вен телибез. Беләсезме, төрле хәлләр була. Балалары бик начар шартларда яшәүче, әтиләре исә, хәлләреннән килсә дә, аларга булышмаучы гаиләләр дә бар. Без гаделлек урнаштырырга бу­лышабыз.

Алимент түләмәүченең уртача статистик портреты мондыйрак: гадәттә бу 30–42 яшьлек ир-ат. Татарстанда шундый 11 мең кеше исәпләнә. Болай да хафага төшерерлек статистиканы бала­ларына бурычлы хатын-кызлар тагын да күңелсезләндерә – ала­рының саны ике меңнән арта. Алимент түләмәүчеләрнең шактые – маргиналь кешеләр. Әмма, приставлар әйтүенчә, әлеге кате­гориягә шактый мул тормышта яшәүче гражданнар да эләккәли. Нигездә бу аерылышкан парлар, үзара нейтраль мөнәсәбәтләрдә булсалар да, яхшы итеп аралашу­ны саклап кала алмаган очракта күзәтелә. Монда инде алимент түләмәүчеләр принципка бара. Әмма, приставлар әйтүенчә, алар һәр бурычлы кешегә шәхси якын килә, тәэсир итү чаралары да төрле. Кемдер – мөлкәтенә, кемдер транспорт чарасына арест салганнан соң уйлана башлый.

– Кайвакыт без бурычлы алиментчының автомобилен тиз арада таба алмыйбыз, – дип сөйләвен дәвам итә Эльвира Әхмәтҗанова. – Безгә ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәм итә. Менә кичә генә шалтыраттылар әле: машинаны законсыз парков­кага эвакуацияләгәннәр, база буенча тикшергәннәр, аннан файдалану тыелган булып чык­кан. Нәтиҗәдә без автомобильгә арест салдык. Аның хуҗасына нишләргәме? Ул аны бездән са­тып алырга тиеш, югыйсә без са­туга куячакбыз. Алынган акча исә алимент буенча бурычны каплауга тотылачак.

Суд приставлары хезмәте инде берничә ел дәвамында закон­нардагы үзгәрешләр генераторы һәм башкаручысы булып тора. Әйтик, мәсәлән, махсус хокук­ны, ягъни автотранспорт белән идарә итүне чикләү алимент түләмәүчеләргә каршы көрәш­нең иң нәтиҗәле чараларыннан берсенә әйләнде. Бүген алимент­лар буенча башкару кәгазьләре кысаларында 2,8 меңнән артыг­рак кеше мондый хокуктан мәх­рүм ителгән. Тагын бер үтемле чара – чит илләргә чыгуны тыю. Ул инде 15 мең алимент түләмәүчегә карата кулланылган.

Әмма, кызганыч ки, бурыч­лыларның барысы да адекват һәм социальләшкән түгел. Бу­рычлары бик зур булганнарның күпчелеге «яшеренүне» артыг­рак күрә. Быел законга тагын үзгәреш кертелгән – суд прис­тавлары бүлеге эзләүчеләре алимент түләмәүченең торган җире һәм яшәү урыны турында бер ел буена белешмә таба ал­маса, аны хәбәрсез юкка чыккан дип тану процедурасы гадиләш­терелгән. Элегрәк бу процедура күпкә катлаулырак булган.

– Быел инде өч кеше хәбәрсез юкка чыгучы дип танылды, – ди Әнвәр Закиров. – Моңа охшаш хәлләрдә калучы дәгъвачылар­ның барысына да без тиешле аңлатмалар һәм судка мөрәҗә­гать итү өчен гариза үрнәкләре җибәрәбез. Уңай хәл ителгән оч­ракта аларга туйдыручыны югал­ту буенча пенсия билгеләнәчәк. Бу аларның финанс хәлен шак­тый яхшыртыр, дип уйлыйм.

Күптән түгел Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ба­лаңны исеңә төшер – алиментла­рыңны түлә» дигән акция үткәр­де. Аның максаты – гражданнар­га үзләренә йөкләнгән бурычны үтәмәүнең нәрсәгә китерәчәге турында мәгълүмат бирү. Ихтимал, алиментны берничек тә түләми калып булмау аларның кайберлә­ре өчен ачыш булыр. Эшсезлек тә, каты авыру да, гариплек тә аларны түләүдән азат итми… Чөнки бала ул – гомерлеккә синеке, ата‑ана аның турында һичшиксез кайгыр­тырга тиеш.

Әнвәр Закиров әйтүенчә, бүген суд приставлары хезмәте җәм­гыятьнең хуплавына мохтаҗ. Чөнки алиментлар буенча бурыч­ларның күплеге – лакмус кәгазе, җәмгыятьнең нинди хәлдә булуын күрсәтә торган тест ул.

– Ни өчендер бездә халык али­мент түләмәүчеләргә битараф мөнәсәбәттә, – ди ул. – Без исә әле­ге мөнәсәбәтне үзгәртергә телибез. Алимент түләмәүчеләр белән эшл­әү өчен республикада күптән түгел төзелгән ведомствоара комиссия суд приставлары хезмәте, эчке эшләр органнары, прокуратура, опека органнары, балигъ булма­ганнар белән эшләү комиссияләре, шулай ук гаммәви мәгълүмат чара­лары тырышлыгын берләштерергә тиеш. Без бурычларны түләтү проб­лемасын хәл итеп кенә калмыйча, алимент түләмәүнең оят эш булуы турында бөтен җирдә сөйләячәк­без. Без бергәләп балалар мәнфә­гатьләрен кайгыртырга тиеш.

Геройларның исемнәре үзгәртелде

Фото: Александр Ефремов

Катерина Котова, Татарстан

Бәйле