20-21 октябрьдә узган Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестивале Казанда үткәрелүче башка җыр бәйгеләреннән милли яктан да, гаделлек, төгәллек, оешканлык — берсе белән дә үрнәк була алмады дигән фикер калды. Җиңүчеләр катнашындагы гала-концертны тамаша кылырга килгән халык, «Пирамида» концертлар залында төрле милләт вәкилләренең чыгышы белән чуарланган, Венера Ганиеваның «йолдызлар фабрикасы» концертын карады, кайберәүләрнең ахыргача сабырлыклары җитмичә кайтып китте. Лауреатлар сәхнә артында калды. Фестиваль Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәме белән үтсә дә, талантларын күрсәтергә теләүчеләр бу фестивальгә 2 мең сум акча түләп катнашырга тиеш булды. 

Салават фестивальдән баш тарткан?

Катнашучылар ике көн дәвамында хореография, вокал, нәфис сүз осталыгы буенча көч сынашты. Җырчылар Әлфия Авзалова репертуарыннан да җырлар башкарды. Бәйгенең географиясе киң иде. Кытай, Америка, Һиндстан, Палестина, БДБ илләреннән, Россия төбәкләреннән бик күп җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары килгән иде. Аларга бәяне җыр буенча халык артистлары — Венера Ганиева белән Зилә Сөнгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева һәм атказанган артист Алинә Шәрипҗанова бирделәр. Нәфис сүз сөйләүчеләрне шулай ук халык артистлары — Рәшит Сабиров белән Гүзәл Мостафина бәяләде. Биючеләрне Айрат Хәмитов сайлады. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында Салават кына күренмәде. Алдан аны фестиваль белән бәйләп, жюри әгъзасы дип тәкъдим иткәннәр иде, тик җырчы бу сүзләрне кире какты.

«Минем фестивальгә бернинди катнашым да юк. Мин Әлфия апаны исән чагында кадерләдем, бик хөрмәт иттем, хәзер дә яратам. Фестивальгә катнашым булмаса да килдем. Әлфия апага багышлап җырымны җырлыйм да, кайтып китәм» — диде Салават әфәнде. Мәшһүр җырчыбыз Әлфия апа Авзалованың беренче фестивалендә рухына дога булырлык чыгыш, чакырылмаган кунак, халык артисты Салават Фәтхетдиновныкы булды. Сүз уңаеннан, остазның бер укучысы да әлеге бәйгедә катнашмады.

Нәфис сүзгә игътибар аз

Җиденче яртыда башланачак концерт программасын режиссерга кичке дүрт тирәсендә генә тапшырылуын ишеткәч, чара оешкан төстә уза дип әйтергә буламы икән? Концертны Венера Иванова-Аитова белән Байбулат Батулла алып бардылар. Дөрес, тамашачы алып баручы ролендә бик күп еллар Әлфия апа Авзалова төркемендә эшләгән Рәшит Сабировны көткән иде. Ләкин бу вазыйфаны яшьләргә тапшыруны кулай күргәннәр. Рәшит әфәнде үзенең аһәңле көр тавышы белән Лена Шагыйрьҗанның «Татар артисты» әсәрен укыды. Тел, милләт, нәфис сүзнең киләчәге турында борчылуын әйтте.

«Ниһаять, татар халкының бөек җырчысы, моңлы сандугачы, милләт кызы Әлфия апа Авзаловага багышлап Казанда халыкара бәйге-фестиваль оештырылды. Моңарчы конкурсларда нәфис сүзгә бернинди дә игътибар булмады. Бүген республика мәктәпләрендә татар балаларына ана телен укытырга кирәкме? — дигән мәгънәсез сорау туган вакытта, әлбәттә, нәфис сүзгә дә игътибар кимеде. Әлфия Авзалова конкурсы нәфис сүз осталарын барлауны башлады. Киләчәктә республикада нәфис сүз буенча бәйгеләр игълан ителсен иде. Телне саклыйк дисәк мондый конкурслар бик кирәк», дип Рәшит әфәнде бәйгенең киләчәгенә зур өметләр баглады.

Чакырып китерелгән Голливуд йолдызы «Күбәләк»нең канатын сындырды

Америкадан махсус чакырылган кунак Лесли Стивенс фестивальдә “Күбәләк” җырын башкарды. Илле еллык сәхнә стажы булган Хәмдүнә Тимергалиева Голливуд йолдызының чыгышын күргәннән соң, «Сындырдылар «Күбәләк»нең канатын», дип тел шартлатты.

«Әлфия апа көчле тавышлы, халык тыңлый торган җырчыларны ярата иде. Тавышым калын булгач, мине дә бик яратты. Сеңлем, миннән кала иң көчле җырчыларның берсе син, дип әйтә килде. Мине сәхнәдә алиһә диде ул. «Концертта ул булса, мин килмим», дип талантлы кешеләрне үзләренә якын җибәрмәүче җырчылар бар бездә. Әлфия апаның андый күңел хәерчелеге булмады, ул талантлы кешеләрне яратты», дип хәтирәләре белән уртаклашты Хәмдүнә ханым. Җиңүчеләрне билгеләгән вакытта бу минем укучым, моны урынсыз калдырырга ярамый, дигән вакытлар булдымы? — дигән сорау биргән идек. Соравыгызның юнәлеше дөрес, дигән кебек елмайды да, «Мин андый вак мәсьәләләргә игътибар итмим, үземнең сүземне, фикеремне генә әйтәм», диде халык артисты. Шул рәвешле ул сәхнә артындагы серләрне ачмаска булды. Әлеге сорауны бирүебез очраклы түгел иде. Гала-концерт алдыннан социальчелтәрләрдә Кирам Сатиев язган түбәндәге юллар таралды:

Конкурста кемнәр җиңә?

I урын: Кемнең кесәсе калын

II урын: Кемнең укытучысы яки яклаучысы җюрида утыра

III урын: Чын талант

Ә гран-при кемгә?

Кемнең итәге кыска яки «төсе» туры килә! (Кирам Сатиев)

Әлфия апаның кызы Зөлфия ханым җырлый

Беренче коймак төерле

Тамашачылар арасында халык артистлары, җырчылар һәм башка сәнгать әһелләре дә бар иде. Залның ярым буш булуы, кайбер җырчыларның чыгышлары күңелләренә шом салган булса кирәк. Сәхнәдән башкарылган
җырларның күбесенә «Үзгәреш җилләре» тигән — көйләре башка, моң качкан. Тәнәфескә чыккач барысы да тәмләп «беренче коймакның» төерләрен санадылар.

«Бу фестивальнең киләчәге юк, акча туздыру гына! Түли-түли Америкадан кеше китерү көлке. Әлфия апаның Американы форточка аша да күргәне булмады. Татарстан районнарыннан барла син талантларны, шуларга түлә, үстер. Америкалар үзләре акча түләп безне карарга килсеннәр, менә булыр дәрәҗә» — диде исемен әйтергә теләмәгән билгеле шәхес.

Венера Ганиеваның үзенең дә фикерен белергә булдык, «Гадел үттеме бу фестиваль?» дигән соравыбызга, «Гадел әлбәттә, без монда профессионаллар утыргач, шунда ук ишетәбез, кеше талантка ияме, юкмы», дип җавап бирде жюри рәисе.

Әлеге фестиваль-бәйгене оештырырга Әлфия апаның кызлары бик күп көч куйган. Концертта иң ихлас кешеләр шулар булдылар.

«Фестиваль ике елга бер тапкыр уздырылачак. Безнең максат — талантлы яшьләрне ачыклау, үстерү, аларга ярдәм итү. Әни талантлы кешеләрне бик ярата иде. Бүген бик дулкынланам, моңланам. Күңелемнән аның белән сөйләшеп йөрим. Концертка килгәндә дә юл буе еладым», дип Әлфия апаны искә алды Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Әлфия Авзалованың һәйкәле булачакмы?

Тиздән Әлфия апаның һәйкәле булачак. Безнең чыганаклар әйтүенчә, президенттан акча күчкән инде. Әлбәттә, бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган моң алиһәсе моңа лаек, ди бер тавыштан сәнгать әһелләре.

«Бүген яшьләр Әлфия апаның иҗаты белән кызыксына, җырларын өйрәнеп җырлый икән — бу үзе зур һәйкәл. Әлфия апаның җырлары беркайчан да яңгыраудан туктамасын, җырчылар шул җырларның моңын, эчтәлеген югалтмыйча киләчәк буыннарга тапшырсыннар иде. Әлфия Авзалова исемен йөрткән фестивальнең киләчәге дәвамлы булсын», дип халык артисты Зилә Сөнгатуллина теләкләрен җиткерде.

Язманы укучыларга чыгарырга әзерләнгәдә татар сайтларында концертны караган кешеләрнең фикерләре дә безнеке белән аваздаш булуын күрдек.

«Татар моңын йөрәге аша үткәреп, үзенең мәңге кабатланмас тавышы белән татар халкының моңлы сандугачына әйләнгән, ничә буын җырчыларга якты маяк булып янып торган Әлфия апабызны искә алу концертын төрле милләт вәкилләренең чыгышы белән чуарлау ник кирәк булды икән? Әгәр үзе исән булса бөтен барлыгын, гомерен, көчен милләтенә багышлаган моң алиһәбез моңа риза булмас иде», дигән Галия Фәрхетдинова.Tatar-today.ru 

 

Бәйле