«Тамашачыларны, телевизор караучыларны мыскыл итү, алардан көлү дип кабул иттем»

-- Лэйсирэ

Ун еллар элек урамда тезе тишелгән джинс чалбар кигән яшь кенә егет очрагач, аның өчен читенсенеп читкәрәк карап үткән идем. Шундый ныклы чалбар да тишелер икән, ятим, әтисез малайдыр бу, чалбары да шул бердәнбердер, әнисенең ямарга вакыты булмагандыр, вакыт табып ямап кидерер әле дип уйладым.

Берничә көн үтүгә тагын шундый ыштан кигән егетләр, кызлар күренә башлагач, тәмам аптырашта калдым. Баксаң, болар ыштан балакларын махсус тишеп кияләр икән.

Менә сиңа мә! Инде балак саен бер генә түгел, әллә ничә тишек ясый башлаганнар. Бу үзенә күрә бер мода, боларны безгә кытай җибәреп ята икән. Үземнең аяклар тиз туңа, шуңа күрә урамда шундый тишек чалбар кигән егетләрне, кызларны күрсәм, эссе көнне дә туңып, калтыранып куям.

Әле яшьләр генә түгел, кырык яшьлекләр дә иярә бу модага. Чалбарда гына түгел, итәкләрдә дә күренә мондый ертыклар. Кофта кию сирәк күренеш, майка, футболка кия хәзер яшьләр. Аның йә бер җиңе юк, йә элмәге, менә-менә өсләреннән ычкынып төшеп китәр төсле. Яшь кешенең егетме-кызмы икәнен дә чамалавы кыен. Егет дигәннәренең чәчләре кызларныкыннан озынрак та әле. Шуны резинка белән арт чүмечкә җыеп, асылындырып куялар – шаккатасың. Инде тишек-ертык джинс кына түгел, бүтән тукымадан да шундый чалбарлар кияләр. “Рваные штаны” дип, үзара куанышалар тагын.

ТНВ каналыннан концерт карап утырам. Рамил Айметдинов исемле яшь артист зур сәхнәдә җырлый. Чалбарының тезләре ертык. Ничек, нәрсә турында җырлаганын да аңламадым, чалбарын карап уйга чумганмын. Кем ничектер, әмма мин моны тамашачыларны, телевизор караучыларны мыскыл итү, алардан көлү дип кабул иттем. Әнкәй исән булса “сыйфаттан язган” дияр иде.

Олылар ул тишек-тошыкларны, сизрәгән киемнәрне безгә яшьтән үк ямап кияргә өйрәттеләр. Ямаулыгын дөрес сайларга кирәк әле аның: бер чама тукымадан, төсе дә бераз булса да туры килерлек булсын. Ул елларда аның ямаулыгы да чутлы иде. Ямау кием-салымга эчке яктан салына, аннары уң ягыннан йөзлисең. Җиренә җиткереп салынса, киемең тузганда да ямау урынында кала, саклана.

Аллага шөкер, баедык хәзер. Чүп контейнеры янына да бер дигән костюмнар, хәтта яхшы туннар чыгарып куялар. Контейнерга ташларга жәл, ә болай кирәксенгән кешеләр алып кереп китә. Барлык кеше дә байлыкка чумып яшәми бит. Авылы, бакчасы булган кешеләргә дә кирәге чыга торгандыр.

Ямау дигәннән, тагын бер нәрсә искә төште әле. Монысы да бүгенге көндә күзәтелә. Костюм, джемпер терсәкләренә ямау кебек нәрсә тегеп чыгара башладылар. Мондый киемнәр күбрәк ир-егетләрдә. Ямау кебек әйберенең төсе дә киемгә туры килми әле аның. Аксыл костюм яки джемпер- свитерларга кызгылт, коңгырт, хәтта сары төслене куйганнар. Мондый кием кигән кешеләр хәерчелек теләп йөриләр кебек тоела. Үзем иң беренче эшләп алган акчага аяк киеме алып кидем. Ул район үзәгендәге кибеттә сатылды, аны бик тиз алып бетерделәр. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел иде. “Алдан ук баш бармакларың күренеп тора, үзең киеп тишәргә дә җитешер идең”, – дип, әнкәй эт итеп сүгеп ташлаган иде шул вакытта…

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле