Краснодар өлкәсендә коточкыч су басу. Һәлак булучылар бар [видео]

-- Алина

Краснодар өлкәсендә табигый бәла-казалар. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә меңләгән йортларны су баса, тимер юллары су астында кала. Күпер җимерелү сәбәпле, Сочида федераль трасса ябылган. Халыкны ашыгыч эвакуацияләү бара — куркыныч зонада 70 мең кеше була, инде беренче корбаннар да  барлыкка килгән. Синоптиклар  штормннар , яңгырлар алга таба да булачак, дип кисәтә.

Ике кеше су басу корбаны булган. Тагын өчесе зыян күргән, бер кешенең язмышы билгесез, дип хәбәр итә  РИА «НОВОСТИ».

Су басу зонасында Сочида, Апшерон һәм Туапсе районнарында 30 торак пункт бар, дип хәбәр итә Краснодар өлкәсе  администрациясе. Туапсе районында 116 мм явым-төшем булган. 22,3 мең хуҗалык, 72,5 мең кеше су баскан мәйданнарда калган. Шулай ук Туапсе районында, ким дигәндә, 9 торак пункт электрсыз кала. Җирле халык су басу аркасында, билдән суда йөри.  Урамнарда автомобильләр, киосклар, көнкүреш техникасы һәм өй әйберләре йөзә. Хәзер циклон Сочида хәрәкәт итә.

Синоптиклар фаразларына караганда, Кубаньда яңгырлар тагын ике көн барачак. Шулай ук яшен һәм көчле җил көтелә.

 

 

Бәйле