Пенсионер министрга бау белән сабын бүләк итә. Сәбәбе җитди

-- Лэйсирэ

Новосибирск шәһәре пенсионеры регионның Хезмәт һәм социаль яклау министры Ярослав Фроловка бүләк ясаган. Ул аңа бау һәм сабын бүләк иткән. Бүләкнең бәясе 89 сум булган.

Киләсе елда, нәкъ менә министр Фролов тәкъдиме буенча регионда пенсионерлар өчен яшәү минимумын шушының кадәргә арттырырга планлаштыралар. Моңа протест йөзеннән пенсионерлар арасында шушы рәвешле үзенең канәгатьсезлеген белдерергә җөрьәт итүче табылган.

89 сумга пенсионер бау белән сабыннан тыш, бер кап тоз һәм шырпы да алган әле. Аларын да түкми-чәчми тапшырган, ди.

– Пенсиябезгә 89 сум өстәүләренә ничек сөенүемне сүз белән генә аңлатып бетерә алмам! Бу уңайдан аңа рәхмәт сүзләремне пенсиягә өстәләчәк акча суммасына алынган бүләгем аша җиткерәсем килә, – дип аңлата бу адымын ханым.

Кызганыч, бу сабын-бау җыелмасын тагын да купшылатып җибәрү өчен табуретка да алырга акчасы җитмәгән карчыкның. Анысын берничә пенсионер бергә кушылып алса гына инде…

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Бәйле