Татарстанда бер мең сумлык акча бер милллионга сатыла [фото]

-- Лэйсирэ

Казанда яшәүче берәү серия номеры гел тугызлылардан гына торган 1000 сумлык акчасын 1 миллионга сатарга куйган. Бу хакта белдерү кичә “Юла” сайтында басылып чыккан.

“1000 сум номиналлы купюра – барысы да тугызлылар”, — диелгән белдерүдә.

“Татар-информ” корреспонденты мең сумлык акча иясе белән элемтәгә керде. Корреспондентка ул үзенең коллекционер түгеллеген, ә купюраның аңа “законлы юл” белән килеп эләгүен әйтте.

Гел бертөрле саннардан торган номерлы акчалары булган башка кешеләр дә шулай ук аларны сатарга тели. Әмма арзанрак хакка. Казанда, мәсәлән, 500 дән 9500 сумга кадәр.

Шундый номерлы иң кыйммәтле банкнотларның берсе Мәскәүдә сатыла. Сигезле саннарыннан гына торган биш мең сумлык купюраны хуҗасы 86 мең сум тирәсенә сатарга тели.

Чыганак һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле