Җырчы Алсуга 5 ай буе көткән бүләген тапшыралар [фото]

-- Лэйсирэ

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Дәүләт бүләген Мәскәүнең Зур театр залында мәдәният министры Владимир Мединский тапшырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путинның әлеге карары моннан 5 ай элек — май аенда ук имзаланган иде.

Бөгелмә шәһәрендә туган Алсу Ралиф кызы Сафина «Алсу» дип исемләнгән беренче альбомы 1999 елда танылу алды. Шул ук елны «Зимний сон» клибы дөнья күреп, тамашачы күңелен яулады. 2000 елда Алсу Швециядәге «Евровидение» җыр бәйгесендә катнашып икенче урын яулады. Хезмәте өчен аңа шул елны ук Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. 2010 елда Алсу Татарстанның халык артисты булды.

Быел июль аенда Алсуга Татарстаннан зур бүләк ясауларын да язган идек.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Не передать всех эмоций???☺? Читаю, перечитываю и даже не верится??? Сегодня опубликован Указ Президента Российской Федерации от 30.05.2018 № 281 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» ??, который гласит: «Присвоить почетные звания: «ЗАСЛУЖЕННЫЙ АРТИСТ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ» АБРАМОВОЙ Алсу Ралифовне — артистке-вокалистке, члену Международного союза деятелей эстрадного искусства (творческого союза), города Москвы.» СПАСИБО! Спасибо за высокую оценку и признание ?? Спасибо всем моим поклонникам, моей семье и друзьям за все годы поддержки и веры❤ #ЗаслуженныйАртистРоссии ?? ✊? #НародныйАртистТатарстана

Публикация от ALSOU (@alsou_a)

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Теперь с документальным подтверждением на руках? Только что в Большом театре прошла церемония награждения государственными наградами Российской Федерации?? Министр культуры В.Р. Мединский вручил Удостоверение о присвоении мне почетного звания «Заслуженный артист Российской Федерации» и нагрудный знак?? СПАСИБО ещё и ещё раз всем тем, кто меня поддерживал на пути к этой награде и кто верил и верит в меня?? Вы — мой источник сил и вдохновения??

Публикация от ALSOU (@alsou_a)

Фото: инстаграм

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий