ТНВда “Белем дөньясын” алып баручы Люция Нотфуллина: «Якыннарым белән аралашу җитми»

-- Лэйсирэ

Люция Нотфуллина — “ТНВ-Планета” каналының “Яңалыклар” тапшыруы мөхәррире һәм алып баручысы. Соңгы вакытта аны “Белем дөньясы” тапшыруында да күрәбез. Люциянең “ТНВ”да эшли башлавына 18 ел икән инде.

— 18 ел 18 көн кебек узды, — ди ул. — Яңалыклар хезмәте — өермә төсле, үзенә тартып алып кереп китә, чыгам, димә. Көн саен яңа танышлар, вакыйгалар дөньясында кайныйсың…

— Гел эфирда күреп, урамда игътибар бирүләре ошыймы?

— Урамда сирәк таныйлар, чөнки мин — тормышта һәм экранда ике төрле кеше…

— “Белем дөньясы” тапшыруын кайчаннан алып барасың? Мәгариф өлкәсен яктырту ошыймы?

— “Белем дөньясы”нда эшли башлаганыма 3 енче ел китте. Мәгариф өлкәсе — катлаулы тармак. Нечкәлекләре күп. Беренче белгечлегем буенча укытучы булуым күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә…

— Эшең күп вакыт сорый. Гаиләңә, шәхси тормышыңа аз каладыр? Буш вакытны ничек үткәрергә тырышасың?

— Буш вакыт бик аз эләгә шул. Андый чакларда гаиләм белән бергә булырга тырышам. Якыннарым белән аралашу җитми. Шуңа һәр мөмкинлектән файдаланырга телим. Табигатькә чыгабызмы, театрга барабызмы — мөһим түгел. Янымда ирем белән кызым гына булсын!

Лилия ЙОСЫПОВА

Чыганак һәм фото: Ирек мәйданы

Бәйле