Баласы хакына гомерен кызганмый

-- Лэйсирэ

Йөклелек вакытында яман шеш авыруыннан дәваланудан баш тарткан ханым үлә. Бу хакта The New York Post хәбәр итә. 2014 елда Бөекбританиядә яшәүче Джемма Натолл 4 ай йөклелек срогында күкәйлегендә яман шеш барлыгын белә. Химиотерапия ярдәмендә дәваланыр өчен аңа аборт ясатырга кирәк була. Әмма Натолл кызы хакына үзен корбан итәргә дигән карарга килә.

9 ай дәвам иткән йөклелек вакытында шеш зурая, табиблар яман шешне алып ташлар алдыннан Натоллның баласын ярып алырга мәҗбүр була.

Яңа туган кызы Пенелопаны күрсен дип табиблар аны һушында килеш тота.

Яман шешне уңышлы алып ташлыйлар. Әмма 2016 елда табиблар Натоллда янә баш мие һәм үпкәсендә яман шеш барлыгын ачыклыйлар. Яшь әнине дәвалар өчен байтак акчалар җыялар. Бу юлы да яшь хатынга табиблар гомер бүләк итә. 2018 ел башында тикшеренү британияле ханымның тәнендә бер төрле яман шеш авыруы да юк дип күрсәтә.

Тик, кызганычка каршы, 2018 ел уртасында табиблар Натоллда яңа шешләр таба. Бу юла умыртка сөягендә, үпкәләрендә һәм баш миендә. Алардан операция ярдәмендә котылу мөмкин булмый. Нәтиҗәдә Джемма Натолл үлә.

Чыганак һәм фото: Өмет

Бәйле