“Мин әле исән. Авыру икәнемә ышанмыйлар”: Яман шеш Айгөлнең бөтен организмына тарала

-- Лэйсирэ

Казанда гомер итүче Айгөл Фазылова турында моннан өч ел элек язган идек. Әмма яздык та оныттык түгел, без аның белән һәрвакыт элемтәдә тордык. Әнисен югалткач, аның бердәнбер юанычы булып улы Әмир кала.

– Әнием диспансеризация узганда күкрәгендә шеш барын әйтәләр. Хәле авыраеп, хастаха­нәгә салдылар. Онкология бүле­генә эләгә алмады, шул рәвешле чире аза торды. Әнинең башы бик каты авыртты. Табиблар эш­нең нидә икәнен аңлый алмагач, томография ясатты. Башында да яман шеш барлыгы ачыкланды, – дип искә ала Айгөл. Әнисе озак яшәми. Әтисе исә моннан 16 ел элек чыгып китеп югалган.

– Әни үлүгә, үги әти өйдән куып чыгарды. Ирем белән бала туганчы аерылышкан идек инде. Улымны тотып, Казанга чыгып киттем. Монда яшәргә урын таптым. Тыныч кына яшәргә язмаган икән. Табиблар минем күкрәгем­дә ниндидер ит кисәкләре барлыгын күреп алды. Мин исә тикшеренүгә бармыйча йөрдем. Акча кирәк иде, эш эзләдем. Ә ул чакта күкрәктәге шешләр үсеп торган. Табибка барганда соң иде инде, – дип сөйли Айгөл. – Тиз арада операция кирәклеген әйттеләр. Күкрәклә­рем­не алдылар. Авыруга каршы бик озак көрәшәм. Химия курслары алганда бик авыр. Әмма аннан соң уңайланып китәм дә яңадан башка кешеләр кебек яши башлыйм. Казанда әниемнең бертуган апасы яши. Улымны тәрбияләргә ул булыша. Үзенең дә улы авыру. Күзләре күрми. Аны да, безне дә тәрбияли. Ул түзә бит, миңа да түзәргә кирәк, дим. Аннан үрнәк алырга тырышам.

Яман шеш Айгөлнең бөтен организмына таралган. “Үпкәмдә дә, бавырымда да, башымда да метастазалар бар. Озакламый тикшеренү үтәм. Нәтиҗәсе нәрсә булыр, белгән юк. Әмма күңелем яхшыга өметләнә инде. Минем үлем турында уйлыйсым килми. Әле бит улымны үстерәсе бар, – ди ул. – Үземә ничек кенә кыен булса да, балама сиздермим. Алланың рәхмәте белән, аягымда йөрим әле. Буш вакытымны улыма багышлыйм. Кайбер кешеләр авыру икәнемә ышанмыйлар да. Ә бит йөземә үк язылып куйган югыйсә. Хәер, ке­шеләр башымда парик икәнне белми дә. Йөземдә һәрчак елмаю минем. Бу дөньядан бер дә китәсе килми. Яшәү теләгем көчле. Урын өстендә ятмагач, кайчак авыру икәнемне онытам”.

Айгөл кеше фатирында яши. Инвалидлык буенча түләнә торган пенсиясе шуңа китеп бара. Яшәр өчен акчасы калмый да. Әле бит баланы бакчага йөртергә, аның өчен түләргә кирәк. Улы белән бер төркемгә йөрүче балаларның әти-әниләре дә аның хәсрәтенә битараф калмаган. Кулдан килгәнчә булышалар.

– Кемдер акча китерә, ризык­лар, киемнәр белән булышучылар да бар. Ярдәм иткән ке­шеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Тормышымның ника­дәр авыр икәнен аңласам да, зарланасым килми. Мин бит әле исән, янәшәмдә улым йөгереп йөри. Ярдәм итәрдәй дусларым бар дип сөенәм, – ди ул.
Айгөлнең язмышы безне дә битараф калдырмады. Газета укучыларыбызда 6 яшьлек малайга яраклы киемнәр, мәктәп кирәк-яраклары булса, редак­ция­­гә хәбәр бирсеннәр иде.

Гөлгенә Шиһапова

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле