Түбән Камада яңа туган баласын чүп контейнерына ташлаган хатын-кызны эзлиләр [видео]

-- Алина

27 октябрь Түбән Каманың Сөембикә урамындагы 79  номерлы йорт ишегалдының  чүп контейнерында сукбай яңа туган кыз  баланы  тапкан. Бала нык туңган, өши башлаган. Ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу хакта Түбән Кама районы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Нәбиуллин хәбәр итте.

Баланы  хастаханәгә алып киткәннәр, аның авырлыгы 2300 грамм, ә тән температурасы 32 градус булган. Хәзер сабый махсус инкубаторда. Фаразлар буенча кыз 26 октябрьдә, сәгать 23: 50дә туган.

Йорт ишегалдындагы видеокүзәтү камералары  баланың әнисен теркәгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге хатын-кызны эзли.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий