Чаллы юлында Салаватның легендар баянчысы һәлак була [кайгылы хәбәр]

27 октябрь кичендә Казан — Чаллы юлында легендар баянчы, Салават Фәтхетдиновның җыр театрында озак еллар эшләгән гармунчы Шәфәгать Салихов юл казасында һәлак була. Бу хакта безгә Салават җыр театрының идарәчесе Вадим әфәнде хәбәр итте.

«Кичке җиде тула 15 минутларда була бу хәл. Казан — Чаллы юлында, Мамадыштагы «яшел тукталыш»ны узып 10-15 чакрым үткәч агач төягән йөк машинасына бәрелә. Бер сәгать аңына килмичә, сигезләрдә йөрәге туктый», диде Вадим Фәтхинуров. Машинасында гармунчы үзе генә була.

Шәфәгать әфәндегә 60 яшь иде. 19 сентябрь үзе яшәгән Чаллы шәһәрендә юбилей концерты үткәрде. Салават Фәтхетдиновның быелгы Казан концертларында да ул катнашты.

Шәфәгать Әхәт улы Салихов

1957 елда Татшуган авылында туа. Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк егет, Лениногорск училищесын тәмамлап, туган авылы мәдәният йортына эшкә кайта. Республика һәм район күләмендә “Яшьлек” вокаль инструменталь ансамбле оештырып яшьләрне сәнгатькә тарта. Соңрак зур сәхнәдә Салават Фәтхетдинов белән 11 ел һәм “Хөрмәт” иҗат берләшмәсендә эшли. Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре. Чаллыда яши.

 

 

Бәйле