Җырчы Иркә белән Эльмира Сөләймановага мәдәният министры дәрәҗәле исем бирә

-- Алина

Эстрада җырчылары Иркә белән Эльмира Сөләймановага «Татарстаның атказанган артисты» дигән мактаулы исеме бирелде. Дәүләт бүләген бүген 27 октябрь «Пирамида» концертлар залында узган «Татар радиосы хитлар» концертында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

Бу хакта җырчы Иркә үзенең инстаграм битендә дә хәбәр итте.

«Чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, шушы дәрәҗәле исем өчен. Минем иҗатымны күргән өчен, зур бәя биргән өчен беренче чиратта безнең президентыбыз Рөстәм Минихановка , шулай ук Мәдәният министры Ирада Хафизяновнага рәхмәт әйтәм. Һәм әлбәттә Барс МЕДИА Татар медиа группасына… Әти әнигә гаиләмә зур рәхмәт! Иң мөһиме , кадерле яраткан тамашачыларыма зур рәхмәт!», ди җырчы.

Бәйле