Табиблар комага киткән хатынның гомерен саклап кала алмый

-- Лэйсирэ

25 октябрь Чаллыда зур юл һәлакәте булган. Тынычлык проспектында кичке сигез тирәсендә «Ваз» машинасы белән иномарка бәрелешкән, дип яза «Челнинские известия».

«Ваз» белән идарә итүче 57 яшьлек ир-ат туктап торган «Тойота» машинасына килеп бәрелгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, «Ваз»да утырган 67 яшьлек хатын-кыз пассажир комага китә. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән аны кичекмәстән хастаханәгә озаталар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле